Татар теленнән 4 нче сыйныф өчен "Зат алмашлыклары" темасына дәрес эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 15
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Татар теле
4 сыйныф


Автор: Югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Фатыйхова Фәридә Харисовна

2013 ел

Максат: 1) Укучыларны алмашлыклар,зат алмашлыклары белән таныштыру; алмашлыкларнын сөйләмдәге ролен күрсәтү, аларны дөрес кулланырга өйрәтү; укучылырнын сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү.
4) анализ ясый белү, гомумиләштерә алу күнекмәләре булдыру;
5) игътибарлылыкларын үстерү, хәтерләрен ныгыту;
6) җылы эш атмосферасы тудыру, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Универсиада талисманы – ак мәче, Шүрәле, Су анасы, карточкалар, тест биремнәре, белемеңне бәяләү карточкалары, плакат «Зат алмашлыклары», табышмаклар ромашкасы, «хат» (сораулар белән конверт), карточкалар, слайдлар.

Техник чаралар: магнитофон, проекцион аппарат, компьютер.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, рус теле
Ресурслар: 1.Р.Х. Ягъфәрова Татар теле дәреслеге , икенче кисәк
2.Татар теленнән программа
3.В.Мусина, А.Якупова, Р.Галләмова “Татар теленнән эш дәфтәре”
4. Р.Х. Шәехова, К.В. Закирова “Иҗат баскычлары”.

Эш төре: фронталь, индивидуаль, парларда

Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт тудыру.
-Бер-беребезгә елмаебыз һәм яхшы кәеф белән эшкә керешәбез.
1 вариант хор белән:
Мин барлык биремнәрне үти беләм.
2 вариант хор белән:
Барысы да яхшы булыр.
Барыбыз бергә
Үземә һәм дусларыма уңышлар телим.
II. Мотивлаштыру өлеше.
- Быел ничәнче ел? Нәрсә елы? (Тарихи мирасыбызны барлау һәм коръән елы)
- Үтеп киткән ел нәрсә елы иде?
- Киләсе 2013 нче елда нинди мөһим вакыйга булачак ?(Универсиада)
-Дәресебезгә 2013 елда булачак универсиаданың талисманы – ак мәче дә килгән.

1. Укучыларны уку хезмәтенә әзерләү.
- Ак мәчегә дәрестә утыру һәм матур язу кагыйдәләрен исенә төшерү
-Ни өчен бу кагыйдәләрне белергә кирәк?
Дәрестә бирелгән сорауларга җавапларыгызны үзегездән бәяләтәсем килә. Шуңа күрә сезгә белемнәрне бәяләү карточкалары бирәм.
. Дәрестә бирелгән сорауларга җавапларыгызны үзегездән бәяләтәсем килә. Шуңа күрә сезгә белемнәрне бәяләү карточкалары бирәм.(Слайд)
Эш төре Баллар 1-5
1. Булсаң зирәк , әйт тизрәк.
2. Дәреслек һәм текст буенча эш.
3. Карточкадагы биремнәрне үтәү.
4. Тест эшләү
5. Телдән сорауларга җавап бирү
Йомгак: уртача билге

III.Актуальләштерү.
- Алдагы дәресләрдә өйрәнгән темалар буенча Ак мәченең сезгә уен алып килгән . Уен “Булсаң зирәк – әйт тизрәк” дип атала. Сорауларга мөмкин кадәр тиз җавап бирү кирәк. Барлык җаваплар да кабул ителә. Ахырдан белемегезне бәяләү карточкасына балларыгызны куярга онытмассыз. Дөрес җавап бирүчеләр 1 әр балл куя.
1.Түбәндәге сүзләрне әйткәч, синең күз алдыңа нәрсәләр килә?
Антоним-
Синоним-
Исем-
2.Башкача әйт: синомнимнарны
Балалар – ( нәниләр, сабыйлар)
Зур-
Йөгерә-
Дус-

3.Төшеп калган сүзләр урынына мәгънәсе белән туры килгән сүзләрне әйт.
Мәсәлән, Бала – яшь, ә әби – карт.
Шикәр – баллы, ә лимон - ...
Сөт җылы, ә туңдырма - ...
Көндез якты, ә төнлә - ....
-Бу бирем буенча бәяләү карточкасына дөрес җавап биргән һәр бала 1 әр балл куя.
III. Дәреснең девизы.
Бүгенге дәресебез гадәти булмаган кебек, максатыбыз да гадәти түгел, дәресебез девизы ( Слайд 6)
“Эш беткәч уйнарга ярый” дип атала.
- Укучылар, сезгә дәрес башында ук бер бирем биреп куям, ни өчен без дәресебезнең девизы итеп, сөекле шагыйребез ....( укучылар кем сүзләре икәнен үзләре әйтә) сүзләрен алганбыз икән?. Мин сездән бу сорауга җавапны дәрес ахырында сораячакмын.

- Дәресебезнең девизын белдек, ә темасын ачыклау өчен хәрефләр арасыннан баш хәрефләрне генә җыеп язарга кирәк.
IV. Яңа тема өстендә эш.
1.Дәреснең темасын ачыклау.
-Укучылар язган хәрефләрегезне җыеп укып карагыз әде. Берәр сүз килеп чыкмадымы? (Слайд 4)
АЛМАШЛЫК
-Димәк, дәресебезнең темасы “Зат алмашлыклары”дип атала(Слайд 5).

Слайд буенча эш – алмаш сүзенең мәгънәсен ачыклау
Алмаш -1)Кемне яки нәрсәне дә
булса алмаштыручы сүз.
2)Берәр нәрсә урынына
кулланырдай, ул нәрсәне
алмаштырырдай әйбер.
3)Вакыт-вакыт алмаштыра
торган нинди дә булса
кием комплекты

-Алмашлык төшенчәсенә кайсы туры килә? (жаваплар бирәләр)
-Ә кем?нәрсә? соравына нинди сүз төркеме җавап бирә?
-Исем.
Димәк , укучылар, алмашлыклар нинди сүзләр икән алар?

-Дөрес, балалар, алмашлыклар жөмләдә исемнәрне алмаштырып килә торган сүзләр. Рус телендә дә местоимение - вместо имени- исемне алмаштырыр өчен кирәк.
3. Фикерләү стадиясе. Эзләнү эше.
- Үзебезнең эзләнү эшен башлыйбыз. Нәтиҗәләрне таблицага яза барабыз. Ә ул карточка сезгә Исеңдә тот! дигән кагыйдәләр ролен үтәячәк. (№1 2 гә язып куябыз)

Эзләнү карточкасы
1. Алмашлыклар сөйләмдә ......... алмаштыралар
2. ....? .... ? сорауларына җавап бирәләр.
3. Зат алмашлыклары - ...., ....
4. Мин, без - .....зат
Син, сез - .... зат
Ул, алар - .... зат

Укытучы: Хәзер инде алмашлыкларнын нәрсә икәнен белдек.. дәреслектән текстны уку (18 бит – 27 күнегү)
- Укчылар, текст матур яңгырадымы ?Һәр җөмләдә нинди сүз кабатлана?Ул нинди сүз төркеменә керә?

- Хәзер баш турында З.Хәким язган текстны укыйбыз.
- Ә бу текст ничек яңгырады7
- алдагы текстка караганда җыйнаграк, матуррак, шулай бит, укучылар
Бу текстта баш сүзе урынына нинди алмашлыклар кулланылган?
- Ул, аның нинди сүз төркеменә керә?
- Укучылар әле сезгә һаман да баш сүзе күбрәк кабатланган кебек тоелмыймы?
- Әйдәгез әле, үзегез алмаштырып карагыз.
- Укучылар, без дә башыбызны эшләтеп алыйк әле. (слайд)
Рәсемгә карагыз әле.Нинди сүзләр безнен исемнәрне алмаштырып килә?
- Кеше үзен ничек атый? (мин)
- Иптәшегезгә кем дип эндәшерсез? (син)
- Сезнен янга килеп баскан кешене кем диярсез? (ул)
- Мин һәм син. Икесе бергә кем була? (без)
- Син һәм ул. Икесе бергә кем була? (сез)
- Сездән читтә торучыларга кем дип әйтәсез? (алар)
- Дөрес, балалар, менә шул алмашлыклар зат алмашлыклары була. (таблица эленә) Зат сүзе- лицо, личный- личные местоимения. Алмашлыклар берлек һәм күплек санда булалар.
- Эзләнү карточкасына №3 һәм 4 кә язып кую һәм бәяләү карточкасына балларны куйдык.
Эзләнү карточкасы
1. Алмашлыклар сөйләмдә ......... алмаштыралар
2. ....? .... ? сорауларына җавап бирәләр.
3. Зат алмашлыклары - ...., ....
4. Мин, без - .....зат
Син, сез - .... зат
Ул, алар - .... зат
-
Укытучы: Хәзер инде алмашлыкларнын нәрсә икәнен белдек.Текстта таба алырсызмы? Мин сезгә Универсиада талисманы - ак мәче алып килгән текстны укыйм, сез шул текстта очраткан алмашлыкларны табыгыз да, дәфтәрегезгә языгыз.
4.Текстны укытучы укый («Универсиаданы каршылап») һәм слайдта да чыга.
Укучылар текстны тынлыйлар, алмашлыкларны гына сайлап язалар(Син, мин, ул, без, алар)
Универсиада авылы.
Универсиада авылы Казанның Идел буе районында урнашкан. Без шә-һәрчекнең “Сәламәтлек мәйданы” дип игълан ителгәнлеген беләбез.
Универсиада авылында яшәүче яшьләр үз шәһәрчекләрен бик яраталар. Алар төрле спорт ярышлары үткәрәләр. Ярышларны мин дә яратам.
Сез бу ярышларда төрле милләт яшьләре катнашканлыкны беләсезме?

- Нинди алмашлыклар яздыгыз? Дөрес. Бу сорауга да жавап бирдек.
( Слайдта җавап чыга, чагыштыралар, бәяләү карточкасына балл куялар. Барысы да дөрес булса 1 балл, хата булса 0 балл)

V.Физминутка.
Укытучы: Ял минуты үткәреп алабыз -дәфтәрләрне алыштырабыз, кире бирәбез, арта утырган иптәшеңнеке белән алыштырабыз. Кире бирәбез.
- Ә хәзер сезне Күңгәр мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары ял иттерә.
5. Карточкалар белән эш.(Җөмләләр универсиада ,тарих елы белән бәйле булсын)
- Күчереп язарга һәм зат алмашлыклары астына сызарга.
1) Без Универсиада авылына бардык.
2) Мин 2012 нче ел – Тарихи мирасыбызны барлау елы икәнлеген беләм.
3) Сез спорт уеннарын яратасызмы?
-( Слайдта җавап чыга, чагыштыралар, бәяләү карточкасына балл куялар. Барысы да дөрес булса 1 балл, хата булса 0 балл)
VI. Ныгыту.
-Тикшерү эше. Тест.
Укытучы тест биремнәре бирә.
1.Алмашлыклар кайсы сүз төркемен алыштыра?
а) сыйфат
ә) исем
б) фигыль
2.Алмашлыклар сөйләмдә нинди әһәмияткә ия?
а) Алмашлыклар сөйләмне җыйнакландыра, матур яңгырашлы итәләр.
ә) Бер үк сүзне кабатлаудан коткаралар.
б) Сыйфатны алыштыралар.
3. Зат алмашлыклары –
а) әни, китап, без
ә) матур, яңа, өлкән, ул
б) мин, син, ул, без, сез, алар
4. Мин, без – 1 нче зат алмашлыклары.
а) әйе
ә) юк
б) дөрес җавап юк
-( Слайдта җавап чыга, чагыштыралар, бәяләү карточкасына балл куялар. Барысы да дөрес булса 1 балл, хата булса 0 балл)
VII. Өй эше.
Укытучы: Укучылар, безгә талисманның соңгы биремен үтәү бурычы кал-ды. «Универсиаданы каршылап» дигән темага өегездә кечкенә хикәя язарга яки шул тема буенча җөмләләр уйларга. «Мин» дә «мин» булмас өчен, әйдәгез әле дусларыбызны, классташларыбыз-ны ,якыннарыбызны, гаиләбезне искә төшерик. Нәрсә язырсыз? Зат алмашлыкларын кулланыгыз.
Алдагы дәресләрдә без сезнең белән заталмашлыкларының килеш белән төрләнүен өйрәнәчәкбез. Шуңа күрә дә килешләрне кабатларга.
VIII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.
-Без дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
-Нәрсәләр исегездә калды?
-Киләчәктә бүгенге белемнәр кирәк булырмы?
-Сезне нәрсә шатландырды?
-Нәрсә борчыды?
- Дәрес башында куелган сорауны искә төшәрәбез: Ни өчен без дәресебез девизы итеп Г.Тукай сүзләрен алганбыз?Шул сүзләр белән дәресебезне тәмамлыйбыз/
Сез, укучылар, бүген бик тырыш һәм актив булдыгыз, сезнең дә эш агачыгыз - төгәл, дөрес җавапларыгыз - җимешләрен китерә. Баллларны санау.Булдырдыгыз, укучылар, дәресебез тәмам. 5 балл алучылар универсиаданың -алтын медале, 4 балл алучылар – көмеш медаль, 3 балл алучылар – бронза медаль белән бүләкләнә.

У вас нет прав для создания комментариев.