Мой любимый учитель
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Спасибо за ваш труд
-
Опубликовано 26 Сентябрь 2023
-
Просмотров: 59
Султанов Ислам Александрович - 2 класс
МБОУ «Сафаровская СОШ» Актанышского муниципального района РТ
руководитель - Фатхелова Алсу Фирдависовна
Эссе «Мой любимый учитель»
Минем яраткан укытучым
Алтын көз һәр ел саен безгә – балаларга бик матур бәйрәмнәр бүләк итә.Күптән түгел генә без сөенеп белем иленә – мәктәпкә килдек. Анда безне елмаеп, кояштай балкып яраткан укытучыбыз Алсу апа каршы алды. Ул безне хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтте. Җылы сүзле, сабыр укытучыбыз барыбызга да ярдәм итә.Таләпчән дә үзе, кирәк вакытта ачулана да, иркәли дә белә.
Алсу апабыз белән белем баскычларыннан бергәләп атлап менәбез. Югарырак менгән саен күбрәк беләбез.
Хөрмәтле укытучыбыз! Без сезнең хезмәтегезнең авыр икәнен аңлыйбыз.Шуңа күрә дә без сезне борчымаска тырышабыз.Белем үрләренең бгары баскычларына менгәч тә Сезнең йөзгә кызыллык китермибез: тырышып укырга, әйбәт булырга сүз бирәбез.
Мин көн дә күтәренке кәеф белән мәктәпкә барам, чөнки анда мине яраткан укытучым көтә. Ул бар яктан да килгән: матур итеп сөйли, оста куллы. Алсу апа безнең шатлык- сөенечләребез белән уртаклаша, мәктәптә безгә күңелле булсын дип бөтен көчен куя.
Мин шундый укытучым булуы белән чиксез горурланам. Бәй-рәме белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет телим.