Бәхетле бала чагымның бер мизгеле
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Название работы

Нигматуллина

Лейля

Радиковна

6 лет

МБДОУ Алексеевский детский сад №1

” Ромашка” Алексеевского муниципального района РТ

Гатина Гульфия

Гайнулловна

Литературное творчество - эссе

Бәхетле бала чагымның бер мизгеле

Нигматуллина Ләйлә Радиковна 6 яшь

 

Эссе “ Бәхетле бала чагымның бер мизгеле ”

Таныш булыйк! Минем исемем Ләйлә. Миңа 6 яшь. Әтием Радик һәм әнием Гөлүсә миңа бик матур исем кушканнар. Балдан татлы бала чагымның һәр яңа иртәсе миңа яңалыклар, кызыклы очрашулар, яңа ачышлар ясарга ярдәм итә.

Мин бик хисчән бала. Төрле могҗизалар уйлап чыгарырга яратам.

Мин бәхетле бала. Уйлап карасаң, әнием белән әтиемнең мине ничек иркәләве, сөюе, җылы кулларын иңемдә тоюы гына да ни тора бит. Алар мине яхшылык эшләргә, олыларны хөрмәтләргә, ипинең кадерен белергә, дусларым белән дус, тату булырга, ярдәм кирәккәндә булышырга өйрәтәләр. Мин аларга бик зур рәхмәтле. Минем Ризәлә исемле апам бар. Мин аны бик нык яратам, мәктәптән сагынып көтеп алам. Гаиләбез белән табигать кочагында ял итәргә, милли бәйрәмнәрдә катнашырга, күл буенда балык тотарга, җир җиләкләре җыярга яратабыз. Менә бу бит инде минем бәхетле бала чагымның бәхетле мизгелләре.

Мин бик ярдәмчел бала. Үткән ел күңелемә уелып калган бәхетле бала чагымның бер көненә кире әйләнеп кайтасым килде. Язгы җылы иртә. Бакчада кошлар сайрый. Нинди матур сайрыйлар. Әтием сыерчыкларга яңа оя ясап куйды. Алар шул оядан бер очып чыгып, бер куелган агачына кунып сайрыйлар. Мин аларны һәр иртәдә чыгып карыйм, сайрауларына сокланам, нәни балаларының тууын түземсезлек белән көтәм. Сизмичә дә калганмын бит, менә алар туганнар, инде очарга өйрәнәләр. Ял иртәсендә әтием белән иртән бакчага чыктык. Ерак түгел чирәмдә нәни кош баласның кычкырганын ишеттем. Ул бит оядан егылып төшкән, ярдәм көтеп тора.

- Әтием, әтием! Кил әле монда! Синең ярдәмең кирәк. Оя янында нәрсәдәндер куркып, нидер сизеп, нәни кошчыкларына ярдәм итәргә теләп, бер ояга, бер җиргә очып төшеп сыерчыклар чыр – чу килеп очалар. Балалары турында кайгырталар бит алар.Ә мин елап ук җибәрдем. Нәни кош баласын җәлләдем. Әтием әкрен генә шул кош баласын кулына алып, баскыч белән күтәрелеп ояга куйды. Без читкәрәк китеп, алар артыннан күзәттек. Сыерчыклар бер мизгел тынып калдылар. Оя эчендә алар балаларын иркәләгәннәрдер, кайсы җирең авыртты дип сораганнардыр. Менә оядан сыерчыклар очып чыгып, яңадан сайрый башладылар.Алар безгә шулай итеп “ рәхмәт” әйттеләр. Без дә канатлы дусларыбызга ярдәм итә алуыбыз өчен шатландык.

Нинди дулкынландыргыч мизгел! Ә бит, бу дөньяда балалары турында кайгыртмыйча, аларны ташлап калдыручы күпме әти - әни бар. Уйласыннар иде алар: кошлар да үз балаларын ташламыйлар.

Кечкенә генә булсам да зур теләгем бар: “ Минем кебек һәр бала да бәхетле балачак мизгелләрен тоеп яшәсеннәр иде ”.

У вас нет прав для создания комментариев.