Язлар бүләк иткән Тукайны!
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Курбанова Гульназ Барисовна

МБОУ «Гимназия с.Большой Сардек им.К.Ф.Шакирова» Кукморского района РТ

 

Язлар бүләк иткән Тукайны

 

Яз кояшы нурын чәчкән чакта,

Җир өсләре кардан арына.

Күк йөзләре иркен дәрья сыман

Талгын гына болыт агыла.

Шундый гүзәллеккә ямьнәр өстәп

Сабый туа җиргә яралып.

Бар җиһанга гүя шатлык иңә

Тынып кала дөнья таң калып.

Ул вакытта даһи шагыйрь булып,

Үсәчәген аның кем белгән?!

“Исән имин, сау-сәламәт бул”- дип

Теләгәндер ана күңеленнән.

Ләкин, ләкин.. Дөнья нигә генә,

Тигез түгел, гел дә бормалы.

Әллә нинди авыр хәсрәтләргә

Алып кереп китә юллары.

Габдулла да бик тә нарасыйдан

Татып карый нужа ачысын.

Уңлы-суңлы яңаклаган сыман

Уйнаткалый кырыс камчысын.

Бер-бер артлы газизләре китә

Зур җиһанга ташлап баланы.

“Асрамага бала бирәм” - диеп,

Кимсетәләр нәни җаннарны.

Иртә китә Апуш, яз кояшы

Тудырса да якты дөньяга.

Аяусыз шул язмыш,явыз үлем

Аның гомеренә кул сала.

Тукай вафат, ләкин шигырьләре,

Җуелмаслар халык күңеленнән.

Онытылмас бөек әсәрләре,

Өстен булыр хәтта үлемнән.

Тукай моңы ташый күңелдән!!!

У вас нет прав для создания комментариев.