Без – җир балалары.
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
воспитатель МБДОУ «Куркачинский детский сад «Черемушка»
Высокогорского
муниципального
района РТ»
Мингазова Роза Гаптулхаевна Литературное творчество - стих

Без – җир балалары.

Җирнеке без, без - җир балалары,

Җирдә туган, җирдә каласы.

Эзләсәк тә бүтән табып булмас,

Кирәкмәс тә җирнең яңасы.

Иксез- чиксез галәм киңлегендә,

Планетабыз бары бер генә.

Һәммәбезгә гомер бүләк итеп,

Сыендырган безне үзенә.

Ә без аның кадерен беләбезме?

Юк шул инде, бер дә белмибез.

Сүзләр генә булып кала бары

«Саклыйк аны!»дигән сүзебез.

Анда сугыш, монда сугыш чыга,

Яралана җирнең тәннәре.

Кайсыбызның уйлап караганы бар

Ничек диеп аның хәлләре?!

Күпме пычрак, күпме төтен белән

Агулана җирнең йөзләре.

Үзе генә бары беләдер ул,

Нихәл итеп, ничек түзгәнне.

Рәхәтләнеп кенә яшәүләргә

Ни җитә соң инде, ни җитә?

Әйтә дөнья, күзебезгә карап, 

«Рәнҗетмәгез!», -диеп,«рәнҗетмә!».

Болай булса- балаларыбызга,

Оныкларга безнең ни калыр?

Бетәр сыман тормыш дигәнебез

Бер тукталыр сыман, тукталыр.

Дөньябызның үзе шикелле үк

Бәхетебез булсын түгәрәк.

«Саклыйк әле, саклыйк планетаны

Бергәләшеп, әйдә, бергәләп!».

У вас нет прав для создания комментариев.