Печать
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Әтнә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“Дусым башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе “

Тема: Урталай бүлү һәм ярты

Закирҗанова Энҗе Рәхимҗан кызы
2 квалификацион категория
башлангыч сыйныф укытучысы

2013
Тема: Урталай бүлү һәм ярты .

Максат: “Урталай бүлү “һәм” ярты”төшенчәләрен үзләштерү.
Иҗади фикерли белергә өйрәтү, алган белемнәрен тормышта куллана белү,үз белемнәрен дөрес итеп бәяләү күнекмәләре булдыру.
Спорт уеннарына кызыксыну уяту һәм сәламәтлекне спорт ярдәмендә ныгытырга өйрәнү.
Җиһазлау: карточкалар, магнитафон, презентация, мишень, рәсемнәр: алмагач рәсеме 2 кәрзин,алмалар; яшелчә, җиләк- җимеш муляжлары, гимнастик таяклар; геометрик фигуралар.
Материал: Дәреслек А.Л.Чекин 2сыйныф
“Ачык дәрес”2010 №4
Дәрес төре: яңа белем бирү
Дәрес тибы: уен дәрес

Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
-Исәнмесез,укучылар. Күрәсезме ,тышта яз кояшы нинди матур елмая.Сезнең күңелләрегез дә шундый ук күтәренкедер дип ышанам.
Безнең бүгенге дәреснең темасы “Спорт уеннары белән танышу” дип атала. Балалар, сез барыгыз да спорт сүзе белән таныш инде.Әйтегез әле, спорт ни өчен кирәк?
(балаларның фикерләре)
-Спорт уеннарын кайларда уйныйлар,аның буенча нинди ярышларны беләсез?
(Балаларның фикерләре)
-Әйе, безнең мәркәзебез Казан шәһәрендә дә тиздән спорт уеннары буенча ярыш үтәчәк.Ничек дип атала ул?
(Балаларның фикерләре)
-Әйе, укучылар ул-универсиада дип атала.Без бу турыда 1 сентябрь көнне сөйләшкән идек.Аның нәрсә аңлатканын да беләбез. Универсиада-студентлар ярыша торган спорт уеннары.
2. Актуальләштерү.
1 слайд. Экранда Универсиада сүзе һәм аның астында 2013 саны чыга.
- Укучылар, карагыз әле, ни өчен бу сан универсиада сүзе белән янәшә килде?
- (2013 саны турында бергәләп фикер алышалар,бу очракта 2013-елда универсиада була дип нәтиҗә ясала).
- Әйе, бик дөрес, укучылар.2013 елда безнең башкалабыз Казан шәһәрендә универсиада булачак.
- Укучылар, без инде алда әйтеп киткән идек.Универсиада ул спорт уеннары буенча ярыш. Ә сез үзегез нинди спорт уеннарын беләсез?
Укучылар спорт уеннарын саныйлар
- Без бүген сезнең белән әлеге санап кителгән уеннарның берничәсендә уйнап,үз көчебезне сынап та карарбыз. Сез үзегез спорт белән шөгыльләнәсезме соң? Кирәк микән ул безгә?
(Балаларның фикерләре)
-Кем белә ,зур үскәч әле без универсиаданың үзендә катнашучы чын спортсменнар булырбыз. Ә хәзергә шуңа әзерләнә торыйк.Менә без катнаша торган спорт уеннарының берничәсе:

ШЕНЬМИГА АТУ


ЛЕЙВОБОЛ

НАСГИМКАТИ

ГЕЙӨРЕШ



Спорт уеннарының исемнәре тактага ябыштырылып куела.
-Укучылар, мондагы спорт уеннары үзләренең исемнәрен яшергәннәр.Әйдәгез, аларны дөрес тәртипкә китереп укып карыйк әле.Менә безнең бүгенге эш тәртибе. Без спорт уеннары белән берлектә математика фәненән дә бик күп әйберләр өйрәнербез дип ышан

МИШЕНЬГА АТУ
тигезләмәләр чишү

ВОЛЕЙТБОЛ
яңа тема өст. эш
ГИМНАСТИКА
1.Уен “Алма җыю”
2.№ 3 б.99 ЙӨГЕРЕШ
тест

Геометрик фигуралар белән эш




Өстәмә эш
№ 5 бит 99


-Берече уен безнең мишеньга ату. Бу уен төркемләп тә, аерым-аерым да башкарыла. Ату коралы булып мылтык та, ук та файдаланыла ала. Уенның төп шарты- мишеньның уртасына тидерергә кирәк.
Слайд2. Спорт уены рәсеме һәм аңлатмасы
- Без дә сезнең белән әлеге уенны уйнап карарбыз. Менә бу мишень. Аңа ату өчен мин сезгә уклар өләшәм .Ләкин бу гадәти генә уклар түгел, алар артында тигезләмәләр язылган. Кем тигезләмәне дөрес чишә, шул мишеньга да угын төгәл тидерә.
Уклардагы тигезләмәләр:

12:х=3
2хХ=14
45-х=20
Тигезләмәнең дөреслеген чишү өчен мишень уртасына укытучы
әзер җавапларны куя, укучылар кул күтәреп җавап бирә.
(Слайд 3.
4 25 7 2 )
- Биредәге кайсы сан артык?
( 2 саны)
- 2 саны турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?
( без- 2 сыйныфлар, ул җөп сан,кешенең 2 кулы, 2 аягы, 2 күзе бар,
ул иң начар билге, һ. б.)
-Укучылар, безнең бүгенге өйрәнәсе темабыз да шушы сан белән бәйле. Бүгенге темабызны сез алдагы спорт төрен уйнагач әйтерсез.Бу тема турында без волейбол уенында өйрәнербез.
слайд 4. Спорт уены рәсеме һәм аңлатмасы
3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Мин белергә телим.
Волейбол- инглиз теленнән алынган. Уенда катнашучылар 2 командага бүленә.Уенның төп шарты уртадагы сеткадан каршы якка тупны ыргыту.Укучылар, биредәге рәсемгә карыйк әле.Анда барысы ничә уенчы.Уенны уйнау өчен алар нишләгән?
(урталай бүленгән)
-Ике якта да уенчылар саны тигез калганмы?
-Димәк , санны урталай бүлү ул –аның яртысы дигән сүз,ягъни аны тигез ике өлешкә бүлү.
- Укучылар, сез беләсездер инде сәламәтлекне ныгыту өчен,бигрәк
тә яз көне, кешегә нинди ризыклар ашарга кирәк?
( яшелчә, җиләк- җимеш)
-Бик дөрес,алар спортсменнарга да сәламәтлекләрен ныгыту өчен кирәк. Без дә булачак яшь спортсменнар бит, безгә дә сәламәтлегебезне ныгытырга кирәк. Минем кулымда яшелчә һәм җиләк- җимешләр.Аларны миңа тигез итеп урталай ягъни икегә бүләргә кирәк. Беренче савытка яшелчәләрне, ә икенчесенә җиләк-җимешләрне.Ягез, миңа кем булышыр икән?
Укытучы балалар белән берлектә һәр савытка берәр яшелчә һәм җиләк- җимеш муляжларын бүлеп чыгалар.
-Укучылар , әйтегез әле, без сезнең белән нишләдек?
(яшелчәләрне бүлдек)
-Бүгенге теманы миңа кем әйтә алыр икән?
(санны урталай яки 2гә бүлү )
-Барысы минем кулымда ничә яшелчә һәм җиләк- җимеш иде?
(10)
-Без ничә савытка салдык?
(2)
-Ничә чыкты?
(5)
-Димәк 10:2=5 ,димәк 5-ул 10 ның яртысы.
4.Ныгыту.
- Ә хәзер без чираттагы уенга күчәбез.Ул – гимнастика уены. (слайд 5) Спорт уены рәсеме һәм аңлатмасы).Гимнастика- грек сүзе. Ул шөгыльләнәм дигәнне аңлата.Кешенең физик сәламәтлеген ныгыту өчен махсус сайлап алынган физик күнегүләр җыелмасы. Без дә алган белемнәребезне ныгытып алырбыз.
- -Укучылар алдагы җиләк-җимешләр темасын дәвам итеп без бер янә уйнап алырбыз.
Тактага алмагач рәсеме куела .Анда алмалар. Алмагачның 2 ягында 2 кәрзин. Укучылар алмагачтагы алмаларны шул кәрзиннәргә берәрләп бүлеп тутыралар. Нәтиҗә ясала.
- -Димәк, алмагачта ничә алма иде?
- (16)
- -2 тигез кәрзингә бүлгәч, бер кәрзиндә ничә алма булды?
- (8)
- Димәк 16:2=8, ягъни 8-ул 16ның яртысы.

Физкультминутка
Куян күзне ачуы.
Төпкә менеп басуы
Бер, ике, өч-утыра,
Бер, ике,өч- ул тора
Я ботакка тотынып,
Ала таган атынып.
Алан тулы төп тә төп,
Сикергәли дөп тә дөп...
Кинәт читкә тартыла-
Һәм урнына утыра.
Дәреслек белән эш.
№3, б.99.Бүлү гамәлен башкарырга.(Укучылар төркемләп эшлиләр).Эшкә нәтиҗә ясала .
Геометрик фигуралар белән эш. Укучыларга геометрик фигуралар өләшенә.Алар аның яртысын табарга тиеш була.Соңыннан “Нинди юл белән геометрик фигураның яртысын табып була?” дигән сорауга нәтиҗә ясала.
Укучылар безнең соңгы уен калып бара. Ул- йөгереш.(слайд 6). Бу уен һәркемгә таныш. Бу уенда физкультура дәресләрендә үзебезнең дә катнашкан бар. Билгеле бер вакыт эчендә билгеләнгән урынга йөгереп барып җитәргә кирәк. Россиядә спорт төре буларак ул 1888 елда кертелә.Без дә сезнең белән хәзер йөгереп карыйбыз.Моның өчен мин сезгә тест өләшәм.
Математик диктант.
Укучылар түбәндәге таблицаны тутыралар . Җавапларны “әйе “яки “юк “ дип билгелиләр. Тиешле хәрефләрне таблицага куеп баралар
1.
2. 3.
4. 5.
1.Санны урталай бүлү-аны 2 тигез кисәккә бүлү
б) әйе в) юк
2. 12 нең яртысы 5 була.
з) әйе и) юк
3. Әгәр саннан аның яртысын алсак,нәтиҗәдә аның яртысы кала.
ш) әйе щ) юк
4.20 санының яртысы 11 була
к) әйе л) юк
5. 1 дистәнең яртысы 5 кә тигез
е) әйе ж) ю
(Җаваплар тикшерелә, дөрес нәтиҗәдә “бишле” сүзе чыгарга тиеш.Нәтиҗә ясала)
5. Өй эше.
1.№ 10 б. 100. Кисемтә белән урталай бүленгән фигураларны табарга, шуны сызарга.
2.Үзең теләгән геометрик фигура сызарга һәм аның яртысын табарга
6.Рефлексия
- Укучылар, менә без берничә уенны өйрәнеп, анда үзебез дә көч сынашып карадык.Сез бүгенге дәрестән нәрсәләр алдыгыз? Ошадымы сезгә спорт уеннары? Димәк безгә сәламәтлегебезне ныгыту, аны саклау өчен спорт белән дус булырга кирәк микән?
7.Билгеләр кую. Дәрестә кемнәрне мактый аласың? Ни өчен?

8.Үзбәя Укучылар үз кәефләрен чагылдырган рәсемне сайлыйлар.