Лев Толстой. Арыслан белән эт.
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре
А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей
4 нче сыйныф (татар төркеме)
Уку дәресеннән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
Укытучы: Кадомцева Мария Тимофеевна
I квалификацион категорияле укытучы
11.05.2013
Тема: Лев Толстой. Арыслан белән эт.
Максат: 1) Лев Толстойның биографиясе белән танышу, аның “ Арыслан белән эт” хикәясен укып, эчтәлеген ачыклау, төп фикерне билгеләү;
2) логик фикерләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру;
3) хайваннарга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, экран, мультимедиа – проектор, презентация, компьютердан чыгарган күрсәтмәлекләр.
Кулланылган әдәбият: 1) Уку китабы 4 нче сыйныф.
2) Л.Толстой. “Лев и собака” китабы.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез!
- Хәерле көн!
- Хәлләрегез ничек?
II. Өй эшен тикшерү.
- Без сезнең белән теге дәрестә нинди әсәр укыдык?
- Өй эше нәрсә биргән идем? ( Сорауларга җавап бирергә)
Сорауларга җавап бирү. 1 нче слайд.
- Күгәрчен нинди бәлага юлыккан?
- Ни өчен кешеләр күгәрчен баласына игътибар итми?
- Кошка кем ярдәм итә?
- Күгәрчен ни өчен башта малайдан курка?
- Нинди эш эшләү малайны шатландыра, аның күңелен күтәрә?
- Хикәяне Г.Тукай шигыре белән чагыштыр. Фатыйма һәм малай нинди балалар?
- Сез бу әсәрне укыгач нинди фикергә килдегез?
( Яхшылык эшләү шатландыра. Һәр җан иясенә ирек кирәк, ә бездән ярдәм көтүчеләргә булышырга кирәк. Яхшылык эшләсәк, күңелләребез дә һәрвакыт шат булыр.)
- Ә бу әсәрләрне кем язган? (2 нче слайд. Г.Тукай, Р.Хафизова, Л.Толстой портретлары.)
III. Яңа тема.
- Ничек уйлыйсыз, бүген без кемнең әсәре белән танышырбыз? Бик дөрес, өченче язучыбыз Лев Толстойның әсәре белән танышырбыз. Бу тәрҗемә әсәр. Бәлки русчадан укыганыгыз да бардыр. Баштан авторның биографиясе белән танышып китик. Безгә аның белән Гарифуллин Марсель таныштырып китәр.
1. Гарифуллин Марсель Лев Толстойның биографиясе белән таныштыра.
2. Сүзлек эше. 3 нче слайд.
ерткыч – хищник
читлек – клетка
сырышты – прижалась
ялады – лизал
бикләр – засовы
кимерә башлады – начал грызть
теткәләп ташлады – разорвал на куски
3. Укытучының үрнәк укуы.
4. Укучыларның эчтән укулары.
5. Әңгәмә.
- Әсәр сездә нинди хисләр калдырды?
- Кайсы өлешләре ошады? Укып күрсәтегез.
- Әсәр ничек башланып китә?
- Автор ни өчен әсәрен шулай башлаган икән? Сез моның белән килешәсезме?
- Этләр, мәчеләр кызганыч түгелме? Автор монда кешеләрне нинди итеп сурәтләгән?
- Көчле, куркыныч арыслан кешеләргә нинди сабак биргән?
- Арыслан этне ни өчен ашамаган?
- Эт нинди?
- Ләкин эткә нәрсә була? Эт үлгәс арыслан нишли? Аңа башка этне бирәләр, ул аны нигә телгәләп ташлый? Арыслан кайгырамы?
- Ә сезнең тормышта дүрт аяклы дусларыгызны югалтулар булдымы? Сез мондый вакытта нинди хис кичерәсез? Әниләргегез башка эт алып кайтып бирсә, кайгы хисе бетәрме?
- Автор бу хикәясе белән нәрсә әйтергә тели? Нинди булырга куша?
IV. Йомгаклау.
- Без Лев Толстойның бу әсәрен укыгач, аның турында нәрсә әйтә алалабыз?
- Әгәр тормышта яхшылык, мәрхәмәтлелек, игелеклелек, ярату хисләре югалса нәрсә булыр идек икән? Тормышыбыз матур булырмы?
- Әйдәгез, кадерле балалар, бер-беребезне, тирә-юньдәгеләрне, кошларны, хайваннарны яратыйк, мәрхәмәтле, игелекле булыйк. Бер-беребезгә ярдәм итик.
V. Өй эше.
Үзегезнең дүрт аяклы дусларыгыз турында сөйләргә әзерләнеп килергә.
VI. Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.