Тема уравнение
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Чирмешән районы
Иске Кади урта мәктәбе

Тема: Тигезләмәләр чишү.
5 нче сыйныф өчен.

Укытучы
Хисамиева Рәмзия
Ирек кызы.

Дәрес темасы: Тигезләмәләр чишү.
Максат: өйрәнгән белемнәрне камилләштерү,
укучыларның белемнәрен тикшерү,
унарлы вакланмаларны кушу һәм
алуны ныгыту, белемгә ихтирам
тәрбияләү.
Дәрес барышы:
I. Дәресне оештыру өлеше.
1) Уңай психологик халәт тудыру.
II. Төп өлеш.
1. Тигезләмә темасын кабатлау.
а) нәрсә ул тигезләмә?
б) тигезләмәнең тамыры.
в) тигезләмәне чишү.
г) мисаллар өстендә ныгыту.
2. “Тылсымлы сан” әкияте.
Сыйныф ике командага бүленә. Һәр команда үзенә исем сайлый: “Зирәкләр”,
“Тапкырлар”.
Укытучы әкиятне сөйли башлый:
Борын-борын заманда яшәгән ди Булат исемле бер малай. Аның бердәнбер туганы – сеңлесе Алсу бул-ган. Алар бервакытта да бер-берсеннән аерылмаган-нар. Ләкин көннәрдән беркөнне Алсуны Үлемсез Ка-
щей урлап киткән.
Булат бик курыккан,кайгырган. Бөтен көчен җыеп, сеңлесен эзләргә чыгып киткән. Менә ул елга-га барып җиткән,ә күпердән чыгу юлын зур таш кап-
лаган. Ташта 2 тигезләмә язылган:
1) (х+15)-8=17
2) (45-у)+18=58
Әгәр Булат аларны дөрес чишсә,таш әйләнә һәм юлны ачачак. Әйдәгез ,укучылар ,Булатка булы-шыйк.
Такта янында командадан берәр укучы тигезлә-мәне чишә. Тигезләмәләр тикшерелә, юлны дәвам итәбез.
Озак бара Булат урман эченнән. Юл аны Убырлы карчык өенә китереп чыгара.2 тигезләмәне чишкән очракта, ул Булатка булышырга ризалаша.
1) 6,5+2х=14,5
2) 7,5+5х-1,5=16
Саубуллашканда Убырлы карчык Булатка тигезлә-
мә нинди көчкә ия булуын сөйли.
Кара карга аларнын сөйләшүләрен тыңлап торган һәм Кащейга тапшырган. Кащей Булатны саклап тора,эләктереп ала һәм тирән чокырга сала, 4 йозак бе-лән бикли.
Әйдәгез, укучылар , Булатка булышабыз. Тактага
4 тигезләмә языла.
35:х-1,2=3,8 у:2+3,7=7,7
(2,8+х)+3,7=12,5 (5,6-х)+3,8=4,4
Тактада һәр командадан икешәр укучы тигез-ләмәләрне эшлиләр.
Булат “тылсымлы сүзләр”не әйтә, тигезләмәләрнең
тамырларын таба. Ул иң эчтәге ишеккә килеп җитә. Ә ишеккә тигезләмә язылган.
(у+2,84)-1,84=6,4
Булат тигезләмәне телдән генә чишә һәм ишек ачы- ла. Ул сеңлесен коткара һәм алар өйләренә кайтып ки- тәләр. Ә сез,укучылар, бу тигезләмәне телдән чишә алырсызмы?
Укучыларның фикерләре тыңланыла.
Шунын белән укучылар әкиятебез тәмам. Без бу сәя-хәт вакытында кызык хәлләргә очрадык,өйрәнгән бе- лемнәребезне тигезләмәләр чишү ярдәмендә ныгыт-тык. Һәр команда да тырышып эшләде,бәя бирелә.
Вакыт калган очракта, китаптан мисаллар эшләү бе- лән дәвам иттерелә.
III. Дәресне йомгаклау.
1) Өй эше бирү.
2) Билгеләр кую, һәр укучы дәрестә ничек катнашкан, шуны билгеләп үтү.

У вас нет прав для создания комментариев.