Бөек Җиңү
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МБГБУ “ТАТАР ЯНТЫГЫ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

Бөек Җиңү

Мифтахова Нурзидә
Сәхибетдин кызы

2013

(Тыныч музыка, экранда авыл күренеше)
1нче укучы:
22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.
Чәчәкләрдән сибелә тәмле хуш-ис,
Җанга рәхәт бирә талгын җил.
Мине назлап сөя тын табигать.
Туар таңым, нинди матур син!
Тукта!
Кинәт, таңга нидер булды:
Кара сөрем белән капланды.
Илгә авыр хәбәр таралды.
(радиодан Левитанның тавышы яңгырый)
2нче укучы:
Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр Кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады;
Алды җирне сугыш ялкыны.
(“Священная война”җыры куела,1куплеттан соң, җырның тавышы әкренәя, укучы сөйләвен дәвам итә, экранда бер-бер артлы сугыш барышын чагылдырган картиналар күрсәтелә.)
Күп илләрне кара күмер ясап,
Үлек белән түшәп юлларын,
Канга туймас Гитлер безгә табан
Сузып килә шакшы кулларын.
Җиребезне безнең көл итәргә
Кол итәргә азат халыкны-
Хыяллана фашист этләреннән
Талатырга безнең байлыкны.
3нче укучы:
Чын ирекнең гөрләп чәчәк аткан
Бакчасына килеп ул шакшы,
Төрмә, богау, канлы балта белән
Өстебездән басып тормакчы!
Көлеп аккан көмеш чишмәбездә
Канга баткан кулын юмакчы,
Кырым кояшында кызынмакчы,
Барыбызны килеп бумакчы...
Утлы сулышын өреп, ил чигеннән
Шыкырдата безгә тешләрен,
Азатлыкның, бөтен матурлыкның,
Кешелекнең явыз дошманы.
4нче укучы:
Ерткыч фашист килә ил өстенә
Кол итәргә илем кешесен!
Тез чүккәнче – басып җан бирербез.
Туган ил һәм азатлык өчен!
Явыз дошман килә ил өстенә,
Ил байлыгын талап җыярга.
Алып килә канлы палачларын,
Халкыбызның канын коярга.
Талаучылар килде ил чигенә
Бәхетебезне тартып алырга.
Күтәрел ил, дошман өеренә,
Соңгы көрәш, соңгы давылга!
5нче укучы:
Тезел сафка, халык, якты бәхетең
Чәчәк аткан илне сакларга.
Явыз Гитлер башын бәреп ватсын
Корычтан нык безнең сафларга.
Мул башаклы алтын кырыбызга
Комсыз дошман кулын сузмасын!
Алтын бодай, татлы бал урынына,
Авыз итсен ачы кургашын.
6нчы укучы:
Ватан куркыныч астында,
Корал ал, мәгърур халык!
Туган ил безне чакыра
Яшәсен җирдә хаклык!
(Тын гына Р.Әхмәтҗанов сүзләре Ф.Әхмәдиев көе “Солдатлар”җырының музыкасы ишетелә.)
Тыныч иде әле таңнарыбыз.
Аяз иде әле иртәләр.
Дошман басып керде илебезгә
Ир- егетләр яуга китәләр.
(Музыка көчәя, җыр дәвам итә)
7нче укучы:
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Шаулап калды иген өлгереп,
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше, карты, барсы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды
Күпме бала калды, ятимнәр.

(“Җиңеп кайт”җыры, З. Хәбибуллин көе, К. Нәҗми сүзләре)
8нче укучы:
Ачы сугыш... Канлы көрәш белән
Күпме зыян килде илемә!
Кешеләрнең күңелен тетрәндереп,
Нигә килдең минем җиремә?
1418 көн
Сынады җир улларын.
Дошманга баш имәгән
Азамат батырларын.
Сугыш рәхимсез шул...
Тимер булып тимер чәрдәкләнде.
Корыч булып корыч уалды.
Үзе яккан җәһәннәмгә төшеп,
Фашизмның анты югалды.
Җире-күге белән йотамын дип
Килгән иде дошман хөр илгә
Кыяларга бәрелеп янчелде дә
Җеназасын тапты Берлинда.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә вафат булмаган?
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан.
(“День победы» җыры уйнатыла)
10 нчы укучы:
Утлы еллар үтте. Җиңү килде.
Ул әйләнеп илгә кайтмады.
Аның өчен бары җилләр генә
Ачып, ябып йөрде капканы.
Ул әйләнеп туган якларына
Кайтты менә Җиңү көнендә
Мәңге сүнми торган хәтер булып
Тибрәнә ул илнең күгендә.
(Син онытма җирдә мин барын”, Н. Даутов көе, Д. Булгакова сүзләре)
11нче укучы:
(“Кыр казлары” Рафаэль Сафинның шигыре укыла)
Өндә түгел, төштә күрдем аны
Язгы таңның сызылып атканын
Көмеш чылбыр булып атканын.
Җир ямь-яшел иде, күк зәп-зәнгәр
Шундый матур язгы таң иде,
Җиргә, күккә-төпсез гамәлгә
Бак та, акылыңнан яз инде.
Кыр казлары очып бара иде
Таң нурына манып түшләрен
...Ник соң әле шул төш онытылмый
Онытылганда башка төшләрем.
Кыр казлары очып килеп төште
Зәңгәр күл өстенә таллыкка.
“Исәнмесез, казлар!” дигән идем,
“Саумы, туган!”, дигән тавышка
Ышанмый да торам. Минем алда
Казлар түгел иде, солдатлар
Түшләрендә чыңлый медальләре
Шинельләрен төреп алганнар.
“Саумы, туган!”,-диләр, безне әле
Онытмадылармы якташлар?
Сагыналармы безне, без бит, диләр
Яуда үлеп калган солдатлар.
Елның шулай матур мизгелендә
Һәр яз саен шулай итәбез
Сабан сөреп киткән җиребезне
Һаман көткән әниләребезне
Хатыннарыбызны, балаларны
Ел саен бер күреп китәбез.
Тик үзләре генә күрми кала
Күренәбез бары төштә без
Һәм бары тик казлар булып кына
Кайталабыз очып илгә без.
Безгә сездән берни кирәк түгел
Тик шуңа сез колак салыгыз
Онытмагыз, безне онытмагыз
Ешрак безне искә алыгыз.
Кояшлырак булыр таңнарыгыз
Аяз күкне япмас болыт та.
Онытмагыз, безне онытмагыз
Кайталмабыз казлар булып та.
Шулай диделәр дә югалдылар...
Ә бүген мин, бүген таң калып
Төштә түгел, өндә карап тордым
Язгы таңның сызылып атканын
Көмеш чылбыр булып тезелешеп
Кыр казлары очып кайтканын.
(“Шатлык ява әни” җыры башкарыла)

12нче укучы:
Мәңгелек ут –ялкыннардан һәйкәл –
Һәлак булганнарга сугышта.
Мәңгелек ут – алар сулышы ул
Тоташылган безнең сулышка.
Мәңгелек ут булып яна хәтер
Сүнмәс ялкын булып кабына.
Үткәннәргә тарта бүген күңел
Батырларын илнең сагына.

(Арадан бер укучы “Сугышта югалган солдатлар” шигырен сөйли)
Сугышта югалган солдатлар хакына
Дан җырлары иҗат итегез
Сугышта югалган туганнар хакына.
Дошманнарга нәфрәт булып барсын бу җыр,
Нәфрәт булып.
Туганнарга рәхмәт булып калсын бу җыр,
Рәхмәт булып.
Дан җырлары иҗат итегез
Сугышта югалган солдатлар хакына
Онытылмасыннар арабыздан китсәләр дә,
Кайсы илнең кайсы якларыннан,
Кайсы юлның кайсы чатларыннан
Үтсәләр дә.
Дан җырлары иҗат итегез
Билгесез югалган солдатлар хакына.
Һәйкәл куегыз җирдәге бар бакчаларга,
Кайсы илнең кайсы диңгезендә
Кайсы якның кайсы нигезендә
Ятсалар да.
Дан җырлары иҗат итегез
Мәңге югалган туганнар хакына.
Сугышларны мәңге җирдән кусын бу җыр,
Раслау булсын,
Дан җырлары иҗат итегез
Мәңге югалган солдатлар хакына.
Алар үлеме безгә тормыш китергәнен
Бөтен чорның бөтен гасырлары
Хәтерләсен.
(“Дан сиңа дан совет солдаты” җыры башкарыла.)
Халкыбыз быел Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм итә. Ләкин дөньяда сугыш уты әле тынмаган. Җирнең әле бер, әле икенче почмагында мәрхәмәтсез үлем уты- җан сорап аваз сала.
Әй, сез, сугыш уты кабызучылар! Ишетәсезме? Без Сезгә дәшәбез!
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Яңадан чолгап алмасын.
Җир йөзе балаларның
Көлүеннән тынмасын.
(Җыр “Рәхмәтлемен ходаема”)

У вас нет прав для создания комментариев.