Кислоталарның химик узлекләре
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Кислоталарның химик үзлекләре.
Асылмарданова Василя Вагизовна
Учитель химии и биологии
МБОУ “Калмиинская ООШ”

Максат:
Педагогик максат:
а) мәктәптә химия фәнен укытуның фәннилеген күтәрү;
б) фәнне тагын да тирәнрәк өйрәнү;
в) химия фәне белән кызыксынуны арттыру;
г) фәнни материалларны укучыларга аңлаешлы итеп бирү;
Фәнни максат:
а) укучыларның “Кислоталарның химик үзлекләре” дигән темада алган белемнәрен тагын да тирәнәйтү;
б) лаборатор эш күнекмәләре булдыруны дәвам итү;
в) химик реакция тигезләмәләрен дөрес төзү алымнарын өйрәнүне дәвам итү;
г) химик реакцияләрнең типларын дөрес билгеләү күнекмәләрен тирәнәйтү;
Тәрбияви максат:
а) китаплар , җиһазлар белән пөхтә эш итү;
б) формулаларны, символларны дөрес язу;
Планлаштырылган укыту нәтиҗәсе:
1)укучылар кислоталарның химик үзлекләрен күрсәтүче химик реакцияләрнең тигезләмәләрен дөрес төзи белергә тиешләр;
2) алмашу, алмаштыру реакцияләренең барышын аңлатырга, дөрес итеп язарга тиешләр;
3)реакция тигезләмәләре төзегәндә металларның электрохимик көчәнешлелек рәтен дөрес файдалана белергә тиешләр;
Материаллар, реактивлар: Цинк, сульфат кислотасы, бакыр (II) оксиды, бакыр (II) гидроксиды, универсаль индикатор кәгазе, бакыр, пробиркалар.
Дәрес барышы:
Алып баручы:
Әкият сөючеләр,
Сөйләче диючеләр,
Ягез әле, килегез
Тирәли тезелегез!
Әкият сөйлим сезгә
Тезеп сүзләрен сүзгә.
Сөендерә торганын да,
Көендерә торганын да,
Шомландыра торганын да,
Моңландыра торганын да,
Уйландыра торганын да,
Сөйлим бүген барын да. Борын-борын заманда үрдәк-үрәтник, саескан-сотник, кәҗә-командир булган заманда, әкияти бер зур патшалыкта, яшәгән ди гүзәллеге, зифалыгы белән бар дөньяны таң калдырырлык бер кыз. Аның исеме дә җисеменә туры килерлек. Сульфат кислотасы дип атаганнар аны.
Сульфат кислотасының матурлыгы турындагы хәбәр неорганик матдәләр патшалыгының барлык, барлык кешеләренә дә барып ирешелгән.Батыр йөрәкле егетләр сылу кыз белән дуслашырга, ә кыз кабул итсә, хаттә аның белән тормыш корып, бәхетле итеп яшәргә теләк тә белдергәннәр.
Көчлелеге белән дан тоткан, яу кырларында аңа тиңнәр булмаган натрий белән уртача көчлеләр рәтендә йөрүче цинк та үз бәхетләрен сынап, сульфат кислотасының ишеген какканнар.
Укытучы:
Ә хәзер әз генә тукталып торыйк, түбәндәге сорауга җавап бирик.
Ни өчен натрий көчлерәк, ә цинк уртача көчлелектә? (укучылар металларның электрохимик көчәнешлелек таблицасына нигезләнеп җавап бирәләр.)
Хәзер әкиятне дәвам итик.
Алыпбаручы: Сульфат кислотасы ишеген ачып җибәрә,кыю егетләрне күреп кыенсынып китә һәм оялып кына күрешергә кулын суза.Натрий кызның кулын учына ала һәм үпмәкче була. Ләкин шул вакытта, натрий чабалана башлый, җирдә егетнең очлы кылычы һәм калканы гына кала, ә үзе юкка чыга.Ә сылу кыз аңсызланып җиргә егыла, кулы агарып, һава куыкчылары күтәрелә. Цинк йөгереп килеп сульфат кислотасын кулына ала, ләкин ул да акрын гына газ куыкчыклары чыгарып эреп югала, ә аның басып торган урыны агарып кала.
Укытучы: Укучылар, нәрсә булды безнең әкият геройларына? Ни өчен батыр егетләр белән сылу кызыбыз кавыша алмадылар. Без бу геройларны үзебез дә очраштырып карыйк әле. Сезнең подноста цинк егете һәм сульфат кислотасы кызы бар. Бу ике матдәне үзара реакциягә кертегез, реакция тигезләмәсен языгыз, реакция тибын күрсәтеп, миңа патшалыкта нәрсә булганын аңлатып карагыз әле.
Zn + H2SO4 = ZnSO4 +H2
Алмаштыру реакциясе ак тоз + газ куыкчыклары
Гади матдә цинк сульфат кислотасының водородын этеп чыгарып ак цинк сульфатына әверелә, ә водород, җиңел газ булганлыктан, һавага күтәрелә. Натрий белән реакция тизрәк бара, чөнки ул цинктан көчлерәк.
Ә хәзер әкиятне дәвам итик.
Алыпбаручы: Сульфат кислотасы аңына килә, үзе белән нәрсә булганын аңлый алмый. Патшалыкта булган хәлләрне, төш дип уйлап, беркемгә берни сөйләмәскә була. Металлар патшалыгы үз улларын күпме генә эзләсәләр дә таба алмыйлар.Берничә ел үтә, патша кызы яралардан арына, тагын да гүзәлләнеп китә, патшалыкта булган сәер хәлләр бөтенләй исеннән чыга.
Сульфат кислотасының гүзәллеге турындагы хәбәр оксидлар патшалыгына да, нигезләр патшалыгына да барып ирешелә. Алар да үзләренең данлыклы улларына сульфат кислотасын кәләш итеп күрәселәре килеп, гүзәл янына илчеләр җибәрәләр. Ләкин оксидлар һәм нигезләр патшалыклары күпме генә көтсәләр дә илчеләр кире әйләнеп кайтмыйлар.Ә патшалыкта нәрсәләр була соң?
Сульфат кислотасы илчеләрне бик шатланып кабул итә. Аны ялгызлык туйдырган була. Сылу кыз шатланып илчеләргә кулын суза. Ләкин тагын, күз белән дә күреп ышанмаслык хәл була. Илчеләр күз ачып йомганчы юк булалар, бичара кыз бик күп санлы зәңгәр яралар белән җиргә авып төшә.
Укытучы: Кадерле укучылар, бәлки сез аңлатып карарсыз, патша кызы белән нәрсәләр булганын. Әйдәгез тәҗрибәләрне башкарабыз. Нәтиҗәсен миңа әйтерсез.
CuO+H2SO4 = CuSO4 +H20 - Алмашу реакциясе
Cu(O H)2+H2SO4 = CuSO4 +2H20 - Алмашу реакциясе

CuSO4 - зәңгәр төстәге тоз.
Алыпбаручы: Илчеләрне күпме генә көтсәләр дә, алар кире кайтмыйлар. Хәбәр бөтен тирә-якка тарала. Сульфат кислотасына “сихерче” дигән кушамат тагыла. Аның белән исәнләшми, сөйләшми башлыйлар. Бу вакыйгаларның барсында бичара кыз бик авыр кичерә. Хәл җыеп, азрак тернәкләнгәч, бөтен бәләләрнең дә сәбәпчесе үзе икәнлеген аңлагач, Сульфат кислотасы неорганик матдәләрнең күренекле врачы - Лакмус янына килә. Үзе белән булган хәлләрнең барысын да яшермичә врачка сөйләп бирә. Лакмус кызны игьтибар белән тыңлаганнан соң, бөтенесен дә аңлап ала. Патша кызы кулына үзенең тылсымлы кәгазен тоттыра. Саргылт төстәге лакмус кәгазе кура җиләге төсенә керә. Врач сылу кызга беркем белән дә дуслашмаска куша һәм “аеруча куркыныч матдә” дигән диагноз куя.
Сульфат кислотасының кайгысы язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Хәсрәттән күзе томаланган бичара кыз врач кабинетыннан чыгып йөгерә. Хәлсезләнеп, су сата торган киоск янына килеп сөялә. Сатучы егет Сульфат кислотасына бер стакан су суза. Кызның комсызланыпсуны йотуы була, көчле шартлау яңгырый. Киоск урынында зур чокыр барлыкка килә, ә көчле шартлау сылуны бик еракка алып ыргыта, киемнәре теткәләнә, нәфис алтын төсендәге чәчләре киезләнеп бетә.
Укытучы: Укучылар, күрәсезме, нинди күңелсезлекләр килеп чыга неорганик матдәләр патшалыгында? Әйдәгез әле бергәләп бу күренешләргә аңлатма биреп карыйк.
Лакмус кәгазе кислоталар белән чылатылганда кура җиләге төсенә керә. Бу кислоталарны тану өчен дә кулланыла. Ни өчен куркыныч матдә соң? Чөнки кислоталар актив матдәләр. Алар нигезләр, оксидлар белән бүлмә температурасында да реакциягә кереп тоз һәм су хасил итәләр. Шулай булгач безнең батыр егетләребез зәңгәр төстәге тозга әверелгәннәр. Киоскның шартлавына да аңлатма бар. Сульфат кислотасына су кушканда күп күләмдә җылылык аерылып чыга һәм бу җылылык микъдары киоскны шартлата, сылу кызны ерак арага ыргыта. Шунлыктан, егетләр сезнең колакка, аккумуляторга сала торган сыеклыкны хәзерләгәндә кислотага су түгел, ә суга кислота салыгыз. Болай иткәндә җылылык аз аерылып чыгар, пешмәссез!
Алыпбаручы: Әкиятебезне дәвам итик. Сульфат кислотасы кызы аңына килгәндә көн кичкә авышкан иде. Патша кызы, күзен ачып акрын гына тирә ягына күз салды. Сирәк кенә кошлар сайрый, әйләнә-тирә ямь- яшел, бөтен җирдә хозурлык, матурлык. “Ямьсез төш күрдем”,- дип, ул акрын гына аягына басты. Ләкин бу төш түгел шул. Ертык күлмәкләр, тузган чәчләр төшне өн итә. Хәтта Сульфат кислотасы басып торган урында үләннәр сулган, агачлар көйгән.
Укытучы: Укучылар агачларның төп өлешен үзагач алып тора. Куертылган сульфат кислотасы үзагачны, тирене, тукымаларны күмерләндерә. Шунлыктан кислоталар белән эш иткәндә бик сак булырга кирәк. Фильтр кәгазе үзагачтан әзерләнә. Аны кислотага салсак, ул да каралып-күмерләнеп чыга (тәҗрибә башкарыла).
Алыпбаручы: Бичара кыз башын иеп акрын гына алга атлый. Бөтен дөньяны төн караңгылыгы каплаган. Ә бичара кыз атлый да атлый. Аланлыкны уза, тауга күтәрелә һәм әйләнә тирәгә күз сала. Шунда ул еракта ук, сихрияктылык чәчеп торучы , алтынсу төстәге хан сарае күрә. Хәлсезләнгән юлчыны күрүгә сарай хуҗасы хезмәтчеләрне каршы җибәрә. Сульфат кислотасының чәчләрен тарыйлар, матур күлмәкләр һәм башына матур таҗ кидерәләр.
Укытучы: Бу киемнәр Сульфат кислотасын һавадагы су парларыннан саклыйлар,чөнки Сульфат кислотасы һавадагы дымны актив йота.
Алыпбаручы: Кунак бүлмәсенең ишеген сарыдан киенгән Алтын исемле егет ачып керә. Ул елмаеп кулын кызга суза. Ләкин Сульфат кислотасы куркып , читкә тайпыла. Лакмус врачы әйткән сүзләр аның колагында һаман яңгырап тора. Бөтенесе турында да хәбәрдәр булган. Алтын патша егете кызны тынычландыра. Елмаеп кулын суза һәм патша кызына алтын йөзек кидерә. Бу пар бүгенге көндә дә бергә, бәхетле яшәп яталар ди.
Укытучы: Укучылар ни өчен алтынга берни дә булмады соң? Җавап бер генә, чөнки алтын көчсез, затлы металл. Ул кислоталар белән реакциягә керми. Әйдәгез реакцияне алтын белән түгел, ә бакыр белән башкарыйк. Күрәсезме, реакция узмый!
Алыпбаручы: Шуның белән әкият тә тәмам.

Укучылар әкиятне тыңлап бетергәч, түбәндәге сорауларга җавап бирәләр:
Әкияттә сульфат кислотасының нинди физик үзлекләре турында әйтелә?
Әкияттә сульфат кислотасының нинди химик үзлекләре турында сөйләнә?
Укытучы: Хәзер ике командага бүленеп азрак ярышып алыйк.
Zn + H2SO4= Ca + HCl=
Mg + H2SO4= Zn + HCl =
Cu + HCl= Hg + HCl=
Na2O +H3PO4= FeO + H2SO4=
Fe2O3 + H2SO4 = CaO + HCl=
ВaO + HNO3 = Ag2O + HNO3=
HgO + HCl = Al2O3 + H2SO3=

Җиңүчеләр котлана.
Дәрескә нәтиҗә ясала.

У вас нет прав для создания комментариев.