Географик координаталар
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
География дәресе
Класс: 6

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы “Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе” география укытучысы Фәнисә Фазыловна Валеева үткәрде.
Тема: Географик координаталар. Пр.эш №3. Карта буенча географик координаталарны билгеләү.
Максатлар:
1) Географик киңлек Һәм озынлык төшенчәләрен укучыларга җиткерү, географик координаталарны билгеләү алымнарын укучыларга аңлату.
2) Географик карталар һәм контурлы карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү һәм арттыру.
3) География фәненә карата мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту.
Метод һәм алымнар:
1. Вариантлап тестлар чишү (өй эшен тикшерү).
2. Презентация кулланып әңгәмә алып бару (яңа тема).
3. Географик карталар һәм контурлы карталар белән группаларда эш (яңа теманы ныгыту).
4. Контурлы карта белән эшләү (өй эше бирү).
Дәрес төре: Дәрес-әңгәмә-сәяхәт “Географик карта буйлап сәяхәт”, күргәзмәле- аңлату.
Дәрес тибы: яңа тема аңлату.
Җиһазлау: дәреслек, методик ярдәмлекләр, дөньяның физик картасы, атлас, компьютер, презентация, контурлы карта.
Дәреснең планы

I. Оештыру моменты.

1. Дәресне башлау.
2. Һава торышын сөйләү.
3. 1 слайд. Географик координаталар.( Теманы дәфтәрәгә язып кую.)
4. Тест эшләү.
5. 2 слайд. Җаваплар.
II. Яңа тема.

6. 3 слайд. Сорау: Ни өчен Ж.Вернның әсәре геройларына дөнья буйлап сәяхәт итәргә туры килә?

7. 4 слайд. SOS!!! (Тактага язып куябыз) 50о к.к.

8. 5 слайд. Ничәнче киңлек? Нәрсә ул географик киңлек?

9. 6 слайд. Киңлек (т.к. һәм к.к) - терминнар дәфтәренә язу.

10. 7 слайд. Географик киңлек билгеләү. 50о к.к.

11. 8 слайд. Ә хәзер ноктаны билгелибез.

12. 9 слайд. SOS!!! (Тактага язып куябыз) 70о кб.о.

13. 10 слайд. Ничәнче озынлык? Нәрсә ул географик озынлык?

14. 11 слайд. Озынлык (кб.о. һәм кч.о.) – терминнар дәфтәренә язу.

15. 12 слайд Географик озынлыкны билгеләү. 70о кб.о.

16. 13 слайд Ә хәзер ноктаны билгелибез.

17. 14 слайд Слайдтагы карта өстендә билгелибез. 50о к.к. ; 70о кб.о. билгеләнә.

18. 15 слайд Сорау: Ни өчен Ж. Вернның әсәре геройларына дөнья буйлап сәяхәт итәргә туры килә?

Җавап: Укучылардан җавап алына: Географик координатаны табу өчен киңлекне дә озынлыкны да белә кирәк. Капитан Грант балалары шуның өчен дөнья буйлап сәяхәт итеп аны эзләргә мәҗбүр була.

III. Яңа теманы ныгыту..

19. 16 слайд – 20 слайд. Дәфтәрдә Практик эш№ 3. Карта буенча географик координаталарны билгеләү.
1) Таблица тутыру. Киңлек.
2) Таблица тутыру. Озынлык.

20. 21 слайд – 23 слайд. Атлас белән контурлы карталарда эш. Дәфтәргә язарга.
21. 24 слайд. Нәтиҗә.

IV. Белемнәрне бәяләү.

V. Өй эше бирү. Дәреслек 34 бит; 3, 4 биремнәрне үтәргә.

VI. Йомгаклау.

У вас нет прав для создания комментариев.