Уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча “Урам белән танышу” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениясенең гомуми төрендәге 3 нче “ Ләйсән “ балалар бакчасы

Уртанчылар төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча

“Урам белән танышу” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

1 категорияле тәрбияче:

                                                             Шаймуратова Регина Ришатовна

 

 

 

 

 

 

 

2022 ел

Белем юнәлешләрен интеграцияләү: “Сөйләм үсеше”, “Физик үсеш”, “Танып белү үсеше”.

Максат: Урам турында белемнәрне арттыру; “җәяүле” һәм “ “транспорт”, “өй”, “кибет”, “почта”, “мәктәп” сүзләренең мәгънәләрен дөрес итеп аңлау, юлда йөрү кагыйдәләре турында белемнәрне арттыру.

Бурычлар:

Белем бирүче:

Урам белән танышу; балаларны юл аркылы чыгарга өйрәтүне дәвам итү, машинаның юнәлешенә игътибар итәргә өйрәтү;

Төсләрне аера белергә өйрәтү, ишетү һәм күрә белү сәләтен киңәйтү;

Преметларны күплек санга әйләндерү күнекмәләрен ныгыту;

Җөмләләрне төзегәндә тулы җөмлә белән җавап бирүләренә ирешү

Үстерүче:

Уен эшчәнлегендә активлык һәм иҗади сәләтләрен үстерү;

Логик, иҗади фикерләү сәләтен арттыру, сөйләм телен үстерү.

Тәрбияви:

Яшьтәшләреңә яхшы мөгамәлә, эмоциональ ярдәмчеллек, бер- береңне бүлдермичә тыңлау,түземлек һәм ирешелгән нәтиҗәләргә шатлану тәрбияләү.

Әсбаплар һәм җиһазлар:

Җиһазлау: экран, проектор, урындыклар.

Күрсәтмә һәм тарату әсбаплары: уенчык светофор, эш дәфтәрләре, “Өй, кибет, мәктәп, почта” макетлары.

Алдан эшләнгән эш: балалар белән “ Светофор”уены, “ Юлда йөрү кагыйдәләре” темасына әңгәмә, “ Кибет, почта, мәктәп” темасына әңгәмә.

Методлар һәм алымнар: әңгәмә, табышмаклар, тоемлау , уен моментлары, мактау, иллюстрацияләр карау, ситуатив күнегүләр.

Сүзлек эше:

Актив: кибет, өй, мәктәп, почта, даруханә.

Пассив: җәяүле, светофор.

Барышы:

Тәрбияче: Хәерле иртәләр, балалар, кәефләрегез ничек? Бакчага буген җәяүме, транспортка утырып килдегезме?(берничә баланың җаваплары). Юлда барганда нәрсәләр күрдегез? Әйдәгез әле шул турыда да сөйләшеп үтик. Мин сезгә хәзер сүзләр әйтәм, ә сез бер сүз белән нәрсә турында икәнен әйтергә тиеш буласыз.

“Бер сүз белән әйт” уены

  1. Өстәл, диван, ишек, тәрәзә, идән, бүлмәләр. (өй)
  2. Акча, кием, түләү чегы, продуктлар, киштәләр.( кибет)
  3. Китап, парта, сумка, ручка, пенал, акбур. (мәктәп)
  4. Хат, гәҗит, журнал, түләү чегы. (почта) (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Әйдәгез әле искә төшереп китик, ничек уйлыйсыз, өй безгә ни өчен кирәк? Анда без нәрсәләр эшлибез? Ә мәктәп, балалар бакчасы, кибет, почта, даруханә? (балаларның җаваплары ).

Эш дәфтәре буенча биремне үтәү( 8бит,3бирем)

Тәрбияче: Әфәрин, сез сорауларга дөрес итеп җавап бирдегез. Сезнең белән тагын бер уен уйнап алырга тәкъдим итәм, моның өчен эш дәфтәрләребезне ачабыз һәм иң өстәге 3 нче биремгә күз салабыз. Биремдә берничә рәсем күрсәтелгән. Һәр рәсемне безгә күплек санга әйләндереп җавап бирергә кирәк,мәсәлән, сул якта безнен өй рәсеме төшерелгән, күплек санда ул безнең “өйләр” булар. Икенче рәсемдә кибет сүрәте күрсәтелгән.

-Нияз, әгәр “кибет” рәсеме күп итеп ясалган булса ничек әйтер идек без аны?(кибетләр)

(Автобус, светофор, мәктәп рәсемнәрен күплек санга әйләндереп биремне азагына кадәр эшлиләр, аерым сораган баладан җавап алына.)

Физминутка

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без сезнең белән ял итеп алабыз.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары артка.

Уңга – сулга карыйбыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертеп,

 Кулларны биетәбез.

Бер алга – артка сузып.

Күңелле ял итәбез!

-Әфәрин, балалар!

Тәрбияче: Шәһәр буйлап, урам буйлап теләсә ничек йөрмиләр -кагыйдәне белмәсәң, билгеләрне күрмәсәң , авырлыкка тиз калырсың, һәрвакыт син тот исеңдә: шофёрның да, җәяүленең дә үз кагыйдәсе барлыгын! Балалар, иң беренче чиратта, юлда йөргәндә бик игътибарлы булырга кирәк. Шуның өчен дә мин сезне тикшереп карыйм: сез игътибарлы микән, әллә юкмы?

Хәрәкәтле уен: “Кызыл һәм яшел”.

(Балалар урыннарыннан торалар).

-Балалар, җәяүлеләр өчен светофорның кызыл төсе иң өскә урнашкан. Шуның өчен кулларыгызны өскә күтәрегез, Ә менә яшел сигнал аска урнашкан һәм без кулларны аска сузабыз.

Хәзер игътибарлы булыгыз! Мин төсләрне атыйм, ә сез кулларыгыз белән кирәк юнәлешне күрсәтегез! Ялгышмаска тырышыгыз.

-Яхшы, балалар! Сез бик тә игътибарлы икәнсез, юлны аркылы чыкканда да игътибарлы булырсыз дип ышанып калам.

-Әгәр безнең юлда сфетофор юк икән, без нәрсә эшлибез? (балаларның җаваплары)

Эш дәфтәре буенча биремне үтәү( 8бит,4бирем)

-Эш дәфтәребезнең алдагы биременә күз салыйк әле. Рәсемгә карагыз , аның буенча без сорауларга җавап бирербез. Мин сезгә хәзер җөмләне әйтә башлыйм, ә сез тәмамлыйсыз:

  1. Урамда йөргәндә сак булырга кирәк, чөнки … (балаларның җаваплары)
  2. Малай кызны транспорт юлына таба тарта, чөнки … (балаларның җаваплары)
  3. Кыз малайны транспорт юлына җибәрми, чөнки … (балаларның җаваплары)
  4. Җәяүлеләр өчен юлда … бар. (балаларның җаваплары)

Рәсемгә карагач сез тагын нинди кагыйдәләр өстәр идегез?

Хәрәкәтле уен: “Светофор”

-Ә хәзер без сезнең белән “Светофор” уенын уйнарбыз.Урыннардан торып таралып басабыз. Мин сезгә яшел түгәрәкне курсәткәннән сон сез төркем буйлап йөрисез, ә кызылны күрсәткәч сез туктап каласыз һәм яшел түгәрәкне күрсәткәнне көтәсез.

Йомгаклау.

- Афәрин, балалар! Хәзер инде юлларда үз-үзеңне ничек тотарга икәнен беләсез, әйеме! Сезгә юлыгызда бернинди авырлыклар да очрамас дип ышанып калабыз!

 

У вас нет прав для создания комментариев.