Туган як җылысы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Әтнә муниципаль районы С. Хәким исемендәге
Күлле Киме гомуми белем урта мәктәбе

Тема : Туган як җылысы

М. Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә “ исемле әсәре буенча
8 нче сыйныфта әдәбияттан үткәрелгән класстан тыш уку дәресе



Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге
Күлле Киме урта гомумбелем мәктәбенең югары
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәкимуллина Гөлсинә Габделхаковна


2013



“Туган як җылысы
Йөрәктәге ташны,
Җанны эретә”
И. Хөснетдин

Дәреснең максаты: Класстан тыш укылган әсәр буенча фикер алышу, укучыларда матур әдәбият әсәрләре укуга кызыксыну тәрбияләү.
Әсәрнең төп темасын укучылар белән бергәләп билгеләү, иҗадификерләүләрен үстерүгә этәргеч бирү.Укучыларда туган якка, гади җир кешеләренә, әниләргә мәхәббәт,тарихи үткәнебезгә, гореф-гадәт һәм йолаларга ихтирам, җиргә,
табигатькә хуҗаларча сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: Язучының портреты, магнитофон, экран, ноутбоук
Дәрес - әңгәмә
Барышы.
I. Оештыру өлеше
II. Әңгәмә
Әкрен генә музыка уйный. Магнитофон язмасында Ф. Мортазин җыры.(”Торналар да китеп бара...”) Музыка астында укытучы әсәрдән өзек укый:
“Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл. Анда зур сулар , таулар юк, кыялар юк. Тагын бик күп нәрсә юк. Бөтен булган байлыгы- урман, чишмәләр һәм кешеләр.”
“... Масра басу әле тын, бик тын. Шундый тын, дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә, дөнья сабырлык, акыл чәчә, кызыл шар инде күмелеп бара, җир әйләнә, ә мин шушы мәһабәт тынлык уртасында торналар төшкән җирдә берүзем басып торам.
Бу – минем туган җирем...”
Музыка көчәя, соңгы куплеты җырлана.
- Укучылар, бу өзекләр сезгә танышмы? Нинди әсәрдән, авторы кем?
- Әйе, таныш. Бу өзекләр М. Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәреннән алынган.
- Әйе шул, укучылар, класстан тыш укырга бирелгән әсәрдә сез шушы күңелне кузгаткан, уйландыра торган акыллы сүзләргә юлыккансыздыр. Менә шулай гади, аңлаешлы, тормышчан, бай рухлы әсәрләр иҗат иткән талантлы язучы иде ул Мөхәммәт Мәһдиев.( Экранда язучы портреты). Ул – Казан артының бәрәкәтле Арча - Әтнә төбәге биргән 26 әдипнең берсе.
Әдәбият дәресен, икенче төрле, тормыш дәресе дип тә атап була, балалар. Әдәбият белән тормыш бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән, бер-берсен үстереп һәм яхшыртырга тырышып яшәүче ике көч ул. Язучы шушы ике көч арасындагы күпер вазифасын башкара. Әкиятләрдә патша сарае белән ярлы егет өен тоташтыручы күпер тылсым көче белән бер төн эчендә төзелә. Ә язучы исә үзенең әсәрләренә гомерен багышлый, талантын, хыял көчен сарыф итә. Мөхәммәт ага Мәһдиевнең һәр әсәре – тормыш турында зур ачыш, иҗаты – тормыш мәктәбе, яшәү фәне.
Укучылар, сез аның нинди әсәрләрен беләсез?
Берничә укучы әсәрләрен атый: “Без – кырык беренче ел балалары”, “Фронтовиклар”, “Мәңгелек яз”, “Кеше китә - җыры кала” һ.б. ( Экранда әсәрләре исемлеге күрсәтелә, китаплар күргәзмәсе карала)

III. Әсәр өстендә эш.
- Без бүгенге дәрестә “Торналар төшкән җирдә” әсәре буенча фикер алышырбыз, әңгәмә үткәрербез. Андагы төп темаларны ачыклап, әсәр өстендә эшләрбез.
- Әсәр сезгә ошадымы? Бигрәк тә кайсы урыннары ? ( 4-5 укучының фикере тыңлана)
- Ни өчен әсәр шулай атала?
Укучылар җавабы тыңлана. Соңыннан укытучы тулыландыра.
- Онытылып артта калган авыл уеннарына , шул уеннарда җан җылысы таба алган татар яшьләренә багышлана бу әсәр. Әсәрнең буеннан- буена татар халкы тормышы, аның гореф-гадәтләре, иманы, күңел серләре, халык буларак яшәү рәвеше тасвирлана. Болар барысы да авыл җирендә, автор искәрткәнчә, Торналар төшкән җирдә бара.
- Бу әсәр – татар авылына гимн ул. Туган җир, туган туфрак һәркемгә дә газиз, кадерле.
- Басу – кырлар аерым бер мәхәббәт белән сурәтләнә. Арышның серкәгә утыруы, бәрәңгенең чәчәк атуы, яфрак лепердәве...- барысы да бар аның әсәрендә. “Табигатьнең исен тоеп яза ул”, дигән фикерне дә ишеткәнем бар. Шулайдыр. Татар авылында ипи пешерүнең бөтен нечкәлекләрен тасвирлап бары ул гына яза аладыр.
- Сагыну, сагыш хисләре... Ул туган җирен, авылын, басу-кырларын, чишмә юлларын, урман аланнарын сагына.

Музыка. “Туган авыл”

- Әйе, укучылар, туган як һәркемгә - язучыга да, шагыйрьгә дә, гади укучыга да бердәй якын һәм кадерле ул. Авылдаш шагыйребез Сибгат Хәким, бик хаклы рәвештә, туган ягыбызны “илһам чыганагы “ дип атый. Шул шигырьне тыңлап китик. (Экранда С. Хәким туган ягында төшкән фотолар)
(Авылдаш шагыйребез С. Хәкимнең “Туган як” исемле шигырен 1 укучы яттан сөйли. Ул алдагы дәрестә укучыларга ятларга бирелә).
- Авыл – борынгы гореф-гадәт, йолаларны саклаган урын. Укучылар, бу повестьта
әдип аңа нинди урын биргән?
IV. Актуальләштерү. Берничә укучы түбәндәгеләр турында алдан әзерләнеп килгәнен сөйли:
1) Сабантуй, аңа әзерлек.”Язылмаган закон”.( Кайткан кунаклар).
2) Кичке уеннар, су буенда уен җырлары, җырлап урам әйләнүләр ( “яшьләрнең теленнән энҗе коела”, ди автор)
- Укучылар, ә менә безнең Күлле Кимедә кичке уеннар авыл уртасындагы күпер өстендә узган. Ул күпернең ХХ гасырның 40 еллардагы рәсемен ветеран укытучы Ш. Батршин ясаган һәм музейга бүләк иткән.(Экранда рәсем күрсәтелә). Яшьләр үз араларыннан һәр көнне бер кешене дежур итеп билгеләгәннәр, ул көндез күпер өстен, аның такталарын юып, чистартып куя торган булган. Шул кичке уеннар турында безгә музей мөдире Луиза апа Шәмсиева сөйләп китәр.
- Гаиләдә әти-әни тәрбиясе зур роль уйный. Тәрбия өлкәсендә әтисенең нинди таләпләре булган?
Укучылар җавабы:
1) Ялганлама. Тик дөресен генә сөйлә.
2) Урлама. Кеше малына, дәүләт милкенә кагылма.
3) Укытучы алдында белгәнеңне яшермә. Бераз белсәң кул күтәр. Укытучы үзе ярдәм итәр.

- Әти кеше балаларына үрнәк булган. Шуны җавапларыгыз белән раслагыз.
Укучылар җавабы тыңлана:
- Дүрт тополь.
- Солдат уставы.
- “Әти үз гомерендә аракы эчмәде”. Әти дәресләре.
V. Ныгыту.
-Әйе, укучылар, яраткан язучыбыз М. Мәһдиевнең бу әсәрендә бик күп әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелгән икән. Ә хәзер бергәләп төп темасын ачыкларга тырышып карыйк
Укучылар җавабы тыңлана.
- Әти-әнисе, аларның тәрбиясе турында яза.
- Басу –кырлар, җиләкле аланнарны, урман юллары-сукмаклары һәм чишмәләрне үз итеп, чиксез яратып, шул ук вакытта алар белән горурланып та яза.
- Халкыбызның гореф-гадәт, йолаларына да ул битараф түгел. Сабантуй, кичке уеннарга бу әсәрдә зур урын бирелгән.
- Туган авылының эшчән кешеләренә мәдхия җырлый.
- Әдип үзенең туган ягын, туган авылын бик яраткан.
VI. Йомгак
Ахырдан укытучы йомгак ясый.
- Дәрес башында укылган өзектә үк йомгакның очы яшерелгән иде. “ Авылымның бөтен булган байлыгы – урман, чишмәләр һәм кешеләр”. Димәк, бу әсәрнең төп темасы – туган як, аның кабатланмас бай табигате, аның эшсөяр халкы. Мөхәммәт абый беренче карашка бик гади, бик нәни булып күренгән тормыш күренешләренең, кешеләрнең кызыктыргыч, кабатланмас характерларын тудыра. Аның әсәре – туган җиргә мәдхия. Туган авылны, аның табигатен (урман, чишмә, болын-кырларын), гореф-гадәт, йолаларын сакларга кирәклекне үз иҗаты белән раслый. Ул үткәннәрне сагына. Юк, сагынып кына калмый, үткәннәребезгә ул тарих түреннән урын билгели.

Музыка белән дәрес тәмамлана. Дәрестә катнашкан һәр укучыга билге куела.

У вас нет прав для создания комментариев.