“Татар әдәбиятында милләт язмышын саклап калучы хатын –кыз образы” темасына тикшеренү эше
Рейтинг:   / 36
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы
муниципаль белем бирү учреждениесе
9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Тел галиме, фольклорчы һәм педагог Хуҗа Бәдигыйнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган “Татар әдәбиятында милләт язмышын саклап калучы хатын –кыз образы” темасына тикшеренү эше

Төзүче: Билалова Гөлнар Мәҗит кызы I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013 ел
КЕРЕШ
Тел сүзе тормышыбызда иң күп таралган сүзләрнең берсе. Телне халык – дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннар белән чагыштыра.
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Моны аның халык, ил, милләт сүзләре кебек үк иҗтимагый әһәмиятле киң колачлы тирән мәгънәле төшенчәне белдерүе белән аңлатырга кирәк.
Академик Селезнёвский “Халык үзенең бөтен барлыгын телендә һәм телдә булган гамәлендә чагылдыра” дип дөрес әйткән. Телдә халыкның үткәне дә, кылган гамәлләре дә, уй-хыяллары да теркәлеп кала. Телнең тарихы никадәр баерак булса, бу халыкның да тарихы бай.
Тел язмышы – милләт язмышы. Мин үзем Бөгелмә шәһәрендә яшим. Безнең шәһәребездә татарлар күп яшәсә дә, ул руслашкан шәһәргә әйләнеп бара. Чөнки татар кешеләре дә бер-берсе белән саф татарча, үзенең туган телендә сөйләшер, аралашыр урынына, вата-җимерә русча сөйләшәләр. Татар әбиләре үзләренең оныкларына да , туган телләрен читкә этәреп,русча эндәшәләр. Баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе-туган тел. Татар баласының татар телендә сөйләшүе ул-hавада ак болытлар йөзүе,талгын җилдә яфраклар шыбырдашуы,кошлар сайравы кебек табигый,саф hәм матур бер күренеш булса,сөйләшә алмавы-авыр күренеш, кимчелектер.
90 нчы елларда татар теле зур күтәрелеш кичерде. Татар теле дәүләт теле дип игълан ителде. Без аны чын-чынлап дәүләт теленә әверелер дип өметләнәбез. Әгәр татар кешесе һаман да үзенең туган теленнән читләшеп, башка телне дә үз итсә, өстен күрсә, хәлебез мөшкел булыр иде. Әйе, тормыш телләр белүне таләп итә. Хәзерге көндә безгә рус телен генә түгел, инглизчәсен дә, кытайчасын да белергә кирәк. Ләкин бу татар телен оныту, аңа зыян китерү дигән сүз түгел. Балаларның теле ана теле белән ачылсын иде, гаиләдә аралашу ана телендә булсын иде. Бары шул чакта гына милләт сакланачак.
Халыкның күп гасырлык рухи тәҗрибәсен саклаучы hәм яклаучы булган туган тел- яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә иң мәшhүр педагог. Туган тел- милли мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше,милли киләчәк нигезе,халыкның яшәгән,яши торган hәм яшәячәк буыннарын бер биеклеккә күтәрә,тарихи яктан бергә бәйли торган җанлы hәм ныклы элемтә булдыручы.”Телен саклаган башын саклар "дип әйтә халык.”Үз телен хөрмәтләгән халыкны хөрмәтлиләр” дигән гыйбәрә бүген дә актуаль булып кала.Бу гыйбәрә ана сөте белән сеңгәндә генә тормышка ашачак.
Ана теле- тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк,аннан,рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем hәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк,сизү,тою теле булганга,аны ана теле,туган тел дип йөртәләр дә. Ә бит татар гаиләсендә ана телен киләчәккә алып баручы кеше – Ана. Мин дә үземнең фәнни-тикшеренү эшен “Татар әдәбиятында милләт язмышын саклап калучы хатын-кыз образы” дип алдым.

ТӨП ӨЛЕШ
Тормышыбызның һәр мизгеле, һәр өлкәсе хатын-кызлардан аерылгысыз. Аларның бөеклеген беркем дә инкарь итә алмый. Җәмгыятебезнең иң кечкенә берәмлеге булган гаиләнең нигезе, нигездәге туган тел сакчысы да – хатын-кыз. Аналар – безнең яшерен каһарманнарыбыз һәм сакчыл фәрештәләребез. . Хатын-кыз булу җиңел түгел, чөнки алар өстендә зур җаваплылык ята. Билгеле бер кысалар эчендә яшәгән хатын-кызларның җаваплылыгы тагын да зуррак. Мәсәлән, 458 ел рус изүе астында яшәгән татар хатыннарын гына алыйк. Аларның кahaрманлыгы дастаннарда җырлана. Гыйбрәт һәм газап тулы татар тарихында татар хатынының бөек бер урыны бар. Алар һәрвакыт ирләре белән иңгә-иң торган, тарихыбызның «кояшлы» көннәрендә дә, «болытлы» чакларда да аларның терәге-таянычы булган. Кирәк булганда үз гәүдәсен калкан иткән курку белмәс җан, ватаны һәм милләте өчен үзен аямаган зат та – татар хатыны. Уңган, пакъ, тырыш булуы өстенә матурлыгы да җырларга салынган аның. Шул ук вакытта татар хатынының язмышы – милләт язмышы ул. Тарих битләрендә дә бөек татар хатыннары хакында күп язылган. Моның иң билгеле үрнәге – Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикә (1519-1557). Ул улы Үтәмеш Гәрәй хан (1546-1566) белән бергә 1551 елның август аенда рус патшасы Явыз Иванга әсир буларак җибәрелгән. Сөембикә бүгенгә кадәр татар халкының йөрәгендә саклана, еллар үткән саен аңа булган мәхәббәт һәм хөрмәт тә арта гына, татар милләте өчен Сөембикә бәйсезлек символы булып хезмәт итә. 1552 елда Казан ханлыгы руслар тарафыннан яулап алынганнан соң, руслар татар җирләрен үз кул астына алуга гына риза булмыйча, барлык рус булмаган халыкны руслаштыру, христианлаштыру сәясәтен башлаган. Бу «юк итү» сәясәте XVIII гасырда иң югары ноктасына җиткән. Татарларның руслашасы, христианлашасы килмәве дә табигый кебек. Иң элек руслар татарлар яшәгән өлкәләрдәге ирләрне үтергән, соңрак, калган хатын-кызларны һәм балаларны чиркәүләргә ябып көчләп чукындырганнар. Каршылык күрсәтүчеләрне утта якканнар яки атып үтергәннәр. 1739 елның 30 апрелендә Екатеринбург шәһәре уртасындагы мәйданда тере килеш утта яндырылган Кисәнбикә Байрасова исемле 60 яшьлек татар хатыны шуның ачык үрнәге булып, рус вәхшәтен күзалдында китерергә мөмкинлек бирә. Кисәнбикә Байрасова әсир буларак Екатеринбургка китерелгән һәм көчләп чукындырган хатын-кызларның берсе. Аның муенына көчләп тәре такканнар, рус кешесенә кияүгә биргәннәр. Ул шуларның барысына каршы баш күтәрә, җай чыгу белән өч тапкыр коллыктан кача, яңадан ислам диненә кире кайта. Кисәнбикә бик озак качып йөргәннән соң тотыла һәм башкаларга да гыйбрәт булсын дип утта яндырыла. 1937-1938 еллардагы Сталин дәвере корбаннары арасында да татар хатыннарының исемнәре бар. Мәсәлән, 1937 елда Мөхлисә Буби исeмле хатын Уфада атып үтерелгән. Ирләре «халык дошманы» дип игълан ителгән татар хатыннарын да газаплы язмыш көткән. Танылган татар шагыйре Хәсән Туфан (1900-1981), 1940 елның 18 ноябрендә «халык дошманы» дип игълан ителгәннән соң 1956 елга кадәр гомеренең 10 елын төрмәләрдә һәм 6 елын Себердә сөргенлектә уздыра. Шагыйрьнең хатыны Луиза Салиәскәрова театрда эшли. Ул Хәсән Туфанның тормышында һәм шагыйрь булып танылуында зур роль уйнаган үзенчәлекле хатын. Хөкүмәт Луизаның «халык дошманы» булган иреннән рәсми рәвештә ваз кичүен тели, әмма эшче гаиләсеннән чыккан һәм ятимлектә үскән Луиза моңа катгый рәвештә каршы чыга. Җавап итеп 1941 елның июль аенда аны театрдан эштән куалар. Менә шул көннән башлап Луиза үз канын сатып тормыш итә башлый. Кан биргән саен аңа 800 грамм ипи бирәләр. Ул бу юлга гаиләсен (кызы Гөлгенә һәм улы Идегәй (әтисен әсирлеккә алганда 40 көнлек булып, 7 айдан вафат була) тәэмин итү өстенә иренә дә ярдәм итү өчен бара. Хәсән Туфан бу турыда «Тамчылар ни диләр?» исемле шигырендә болай ди:
…Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син
Каның белән ялгагансың ич!
Югарыда күрсәтелгәннәргә охшаш бик күп мисал китерергә мөмкин татар тарихыннан. Фидакарь хатыннар татарларда гына түгел, бөтен төрки халыкларда да бар. Төркия җөмһүриятенең әйдәп баручысы Мостафа Камал Aтатөрек төрек хатыны хакында болай ди: «Әй, бөек төрек хатыны! Син җирдә тилмерергә түгел, күкләргә үрелеп биектә яшәргә лаексың.» Азатлык сугышы елларында төрек хатыннары күрсәткән батырлыклар тарихта алтын хәрефләр белән язылган.
Фидакарь татар хатыны да шигырь, җыр, дастан һәм романнар өчен илһам чыганагы булып хезмәт итә. Татар әдәбиятында да бик күп фидакарь һәм көчле рухлы татар хатынына юлыгырга мөмкин. Мәсәлән, Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» романындагы Гөлүсә, Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт» романындагы ире белән бергә сөргенгә киткән Маһинур, «Кыңгырау» романындагы Сталин төрмәләрендә дә баш имәгән Айсылу һәм башкалар. Татар әдәбиятында эз калдырган ике язучы, Гаяз Исхакый (1878-1954) һәм Мәхмүт Галәүне дә (1886-1938) язып китәсе килә. Гаяз Исхакый: «Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучы хатыннар, һәр милләтнең телен, сөйләмен, диалектикасын саклаучы хатыннар, иртәгә әни булачак кызларын һәм әти булачак ирләрен дә саклаучы хатыннар», – дигән. Хатын-кызларның тормышта нинди мөһим роль уйнавын шушы төшенчәләре белән аңлаткан Исхакый. Ул татар хатыннарына багышлап «Мөгаллимә» (1913), «Теләнче кызы» (1901-1908), «Зөләйха» (1911), «Ике гашыйк» (1901) кебек әсәрләр язган. 1910 елда язылган һәм 1915 елда Мәскәүдә басылган «Остазбикә» хикәясе татар хатыны фидакарьлеген чагылдырганлыгы өчен басылып чыккан көннән үк xaлык таpaфыннан яратып кабул ителә. Бөтен дөньяга таралган 7 миллион татар халкы бу хикәяне укыганнан соң яңача фикер йөртә башлый дияргә мөмкин. Мәдинә Сали Әхмәт «Гаяз Исхакыйның әсәрләрендә төрек-татар хатыны» исемле язмасында бу китапның Шанхайга барып җитүен болай тасвирлый: «Билгесез бер солдат аркасындагы төенчектә Коръән белән бергә меңнәрчә чакрым үткән «Остазбикә» Шанхайга кадәр килеп, безнең кулыбызга килеп эләкте. Саргаеп беткән битләрен күзләребез аша гына түгел, күңелебез аша кичердек, ул битләр бер-бер артлы йотыла торды. Кайчандыр яшьлегемдә бу китапны өстән-өстән генә укып чыккан идем. Шулай укуымның сәбәбе яшьлек ваемсызлыгы булды микән, әллә инде тагылып калган рус күзлегеме? Aнысы билгесез. Шунысы мәгълүм: китапның бүгенге тәэсире белән үткәне арасында җир белән күк аермасы бар иде.
«Остазбикә» хикәясенең төп герое – татар хатын-кызларының бөтен гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган остазбикә Сәгыйдә. Ул чираттагы бер авыл остабикәсе иде» җөмләләре белән башланган хикәя Сәгыйдәнең тормышын тасвирлап дәвам итә. Ул яучы ярдәме белән күрше авылдан булган яшь бер имамга кияүгә бирелә. Ире Ваһит имамны бик ярата һәм 12 ел буена алар пар күгәрченнәр кебек матур тормыш кичерәләр. Фәкать остазбикәнең күңелендә генә әрнеп торган бер яра була, шул тыңгы бирми. Бу бәхетле тормыш китек – аларның балалары юк. 12 ел буе бала табу хыялы белән янып-көеп яшәгән остазбикәнең какмаган ишеге, барып карамаган табибы, өшкерүчесе калмый, әмма файдасыз… Бу вакыт эчендә 2 баланы тәрбиягә дә алып карыйлар, ләкин берсе ата-анасын сагынып булса кирәк авырый башлый, ә икенчесе исә рәхәттә яшәвенә карамастан, өйдәге әйберләрне урлап сатарга тотына. Бу хәлләрдән соң да ниятеннән кире кайтмаган Сәгыйдә ире Вахитны башка бер хатынга өйләндерергә карар кыла һәм көннәрдән бер көнне шушы хакта сүз ката: «Хәзрәт, монда мин гаепле, синең тормышыңны бизи алмадым, шул тормышкa мин китеклек бирдем… Сине бала мәхәббәтеннән мин мәхрүм иттем… Cине, хәзрәт, үлгәннең соңында догачысыз мин калдырдым…Шул бабадан бабага килгән михрабны хуҗасыз мин иттем… Хәзрәт, син җигәреңдә әле, сиңа әле, аллага шөкер өмет бетмәгән… Шул өйләр, шул дәүләтләр, шул мәчет, мәдрәсәгә хуҗа, үзеңә дә, миңа да догачы калдыру өмете бетмәгән… Хәзрәт, сиңа өйләнергә кирәк!.. Пәйгамбәрләр дә өйләнгән… Әүлияләр дә өйләнгән… Шуның өчен, хәзрәт, мин сине өйләндерергә кирәк дигән уйга килдем…Сиңа яучы булмакчы булдым. Кызын да таптым. Үзе инсафлы. Үзе тәрбияле. Үзе укыган. Үзе чибәр. Фәхри абзый кызы Галимә…Миңа, хәзрәт, рөхсәт бир! Мин Зөлфия абыстайга яучы булып барыйм…» Сәгыйдә остазбикәнең бу тәкъдименә Вахит хәзрәт катгый рәвештә каршы чыккан, хәтта бу хакта уйларга да теләмәгән. Фәкать татар халкының киләчәге хакында уйланган Сәгыйдә «баласыз тормыш тормыш түгел» диеп, ирен Галимәгә өйләнергә күндергән һәм кыз сорарга да үзе барган, туй күчтәнәчләрен дә үзе алган, ире Вахит хәзрәтне дә туена үз куллары белән хәзерләгән, салкын канлылыгын җуймыйча көләч йөз белән ирен киендергән, килен төшәсе йортны җыйган. Эченнән кан еласа да моны һичкемгә белгертмичә, иренең нәселен дәвам иттерү хакына бар авырлыкларга да каршы тора алган. Хикәянең бу өлешен укыганда күз яшьләрен тыеп тору бик кыен. Остазбикә Сәгыйдәнең нинди рухи хәләттә булуын белә алмыйбыз. Икенче көн иртән Сәгыйдә килен йортына кияү коймагы илтә. Өйгә килгәч аның нинди хәлдә булуын шушы юллар аша ачык аңлыйбыз: «Бакышы – падишаһлар бакышы… Йөреше – баһадирлар йөреше. Ул акыртын гына, эчендәге зур бер кыйммәтнең төшүеннән курыккан кебек кенә хәрәкәт итә. Ул алга атлаган саен шундагы кешеләрне, өйне, бөтен тирә-юньне вакландыра бара. Ул якынайган саен зурая, үсә бара.» Галимә өйгә килгәч Сәгыйдә аңа падишаһка караган кебек карый, фәрештә кебек шәфкатьле була. Галимә ана буларак бала караганда да Сәгыйдә аңа һәрчак ярдәм итә. Балалар Сәгыйдәне үз әниләре итеп кабул итәләр. Үсә төшкәч «әни» сүзен дә балалар беренче булып Сәгыйдәгә әйтә. Шул рәвешле, Сәгыйдә остазбикә – татар милләте киләчәге хакына үз-үзен фида кылган бөек бер АНА буларак истә кала.
М. Галәүнең “Болганчык еллар» һәм «Мөхаҗирләр» романының төп хатын-кыз герое – Саҗидә. Ул да ире Сафа белән бергә бәхетле гомер кичерә, тик Саҗидә үзенең бала таба алмаячагын аңлау белән яраткан ирен, авырлык белән булса да, башка бер хатынга өйләнергә күндерә. Саҗидә иренә икенче хатын итеп Сәлим бабайның кызы Хәтирәне сайлый. Мәхмүт Галәүнең «Мөхаҗирләр» романында патша Русиясендәге 1897 елда булган халык санын алу вакытын сурәтли. Бу чорда татарлар көчләп чукындыруга каршы баш күтәргән һәм нәтиҗәдә бик күп авыл кешесе тоткарланган, кыйналган, кайберләре үтерелгән, икенчеләре гомерлеккә төрмәгә ябылган. Мәүлә Колый авылы кешеләре дә шушы хәлләрдән соң уйлана башлый. Соңрак бер төркем авыл халкы дини, милли, рухи, сәяси һәм икътисади изүләргә түзә алмыйча Анадолиягә күчеп китү турында хыяллана. Кыйналудан бик авыр хәлгә төшкән Сафа яраларыннан сызланып озак вакыт урын өстендә ятканда бәхетле киләчәк өчен көрәшергә кирәклеген аңлаган Саҗидә, Госманлы дәүләтенә күчеп китүчеләр турында хәбәрләр тарала башлауга, шушы ният белән янарга тотына. «Монда бөтенеcен югалтып, анда да берни тапмасак, нишләрбез?» фикерендә булган ире Сафаны Анадолиягә күчеп китәргә күндерә. Сафа белән Саҗидә авылдагы бөтен мал-мөлкәтне сатып, авыр юлга чыгарга әзерләнә башлыйлар. Бары тик туган җирдән аерылу тойгысы, бу хәлләр белән килешергә теләмәү хисе генә артларыннан калмый. Бу сәфәргә җыенганда Хатирәнең әтисе Керпе Сәлим генә: «Һәрхәлдә, хәлифә җирендә мондагыдан җиңелрәк булмаячак. Кояшы да, ачлыгы да һәр җирдә бертөcле», – дип кызына күчеп китәргә рөхсәт итми. Сафа белән Саҗидә теләсә-теләмәсә дә Хатирәне авылда атасы янында калдырырга мәҗбүр була, әмма урнашып, җайлашканнан соң кире кайтып аны да үзләре янына алып китәргә вәгъдә итәләр. Менә китәр көннәре дә килеп җитә һәм Казан татарлары бәхетле тормыш кору өметe белән юлга чыга… Күчеп китүләргә бәйле рәвештә татар интеллигенциясе вәкиле Миннәхмәт Сәхәпов бу вакыйга турында да бәян итә: «Ул чорда Рoccиядә яшәүче 20 миллион мөселманның бар өмете һәм ышанычы Төркиягә юнәлгәнлектән, патша хакимияте әледән-әле аз санлы милләтләр белән мөстәкыйль төрек дәүләте арасын бозарга маташа, мөселман иле хакында төрле гайбәтләр һәм уйдырмалар тарату белән шөгыльләнә. Гәрчә шундый көчле тискәре пропаганда һәм ясалма киртәләр булса да, Идел буе мөселманнары Төркия дәүләтенә барып җитәләр. Аларның мал-мөлкәтләрен һәм соңгы акчаларын исә чик буенда руc жандармнары талап кала. Тырыш, уңган, эшчән татарлар яңа дәүләттә дә югалып калмыйлар, менә дигән авыл төзеп, аны гөлбакчага әйләндерәләр.»
Бу авыр юлга чыккан татарлар караңгы тоннельнең икенче очында яктылык барлыгына ышана, шул яктылыкны күрү өмете генә яшәтә аларны. Шул өмет аркасында гына алар бөтен авырлык, газап, кайгы-хәсрәтне, күз яшьләрен җиңеп юлларын дәвам итә. Төркиягә килгәнче үк ак белән караны аерырыга өйрәнгән татарлар авыр юлның ахырында Истанбулга килә. Истанбулдан Искешәһәргә поезд белән киткән татарлар шул шәһәрдән 20 чакрым ераклыктагы бер урынга урнаштырыла. Килгәннең беренче көнендә көч-куәт туплагач, икенче көнне әйләнә-тирәне танып белү, тормыш шартларын өйрәнү өчен күрше авылларга чыгып китә алар. Сау-сәламәт килеп җир хуҗасы булу бәхетенә ирешкән татарларның бәхетенең иге-чиге булмый ул чакта. Күрше авылдагы манзара гына күңелне кузгата. Авылдагы йортлар тузган, ишелгән, кешеләренең кигән киемнәре дә сәламә генә. Шуларны күреп югалып калган татар мөхаҗирләре авыл халкыннан аларның ни өчен шундый котычкыч хәлдә яшәүләрен сорагач, алар бөтен тапкан табышларының зур өлеше салым түләүгә китеп баруын, бик аз өлеше генә тормыш итәргә калуын аңлата. Зур өмет белән килеп тә Анадолия җирендә бар хыяллары чәлпәрәмә килгән татарлар арасында өч төрле фикер ияләре аерылып чыга. Беренчеләре, шунда ук кире кайтып китү ягын карый башлый, икенчеләре, монда калып, вак-төяк эшләрдә эшләп, тормыш итәргә дә мөмкин дисә, өченчеләре, исә биредә төпләнеп калу идеясын яклап чыга. Сафа белән Саҗидә өченче төркемнең фикеренә кушыла һәм биредә төпләнеп йорт салырга, бергә-бергә авыл корырга дигән карарга килә. Икенче көнне иртән иртүк Сафа белән Саҗидә капка-койма ясау өчен чыбык-чабык кисәргә чыгып китә. Моны күреп торган башка мөхаҗирләр дә аларга иярә һәм булдыра алганча тырыша башлый. Авылның беренче казыгын Саҗидә какканга бу авылга Хатын-кыз авылы исеме бирелә. Тырышлыгы һәм булдыклыгы аркасында татарлар тиз арада зур эшләр башкара, авылдагы һәркем үзенә йорт сала, бакча һәм басу-кырларны игә башлый. Боларга гына риза булмаган татар хатын-кызлары каз үстереп, көз көннәрендә татар горeф-гадәтенә хас булганча «Каз өмәсе» дә уздыра башлыйлар. Бар эшләрнең башлап йөрүчесе, әлбәттә инде, Саҗидә булган. Мөхаҗир татарларының эшләре һәрвакыт уң булмый, аларга каршы чыгучылар, зыян салырга теләүчеләр булса да, авырлыкларга карамастан, татарлар булган мөмкинлекләрне файдалана белә һәм кышка кадәр үк муллык туплый ала. Татар мөхаҗирләре тудырган «могҗизаны» карарга күрше авыллардан да кунаклар өзелми, бу авылдан үткән-сүткән юлчыларның һәммәсе дә аларга сокланып карый.
Ул елны кыш бик суык килә. Хатын-кыз авылына тиф авыруы да кара канатын җәя. Җәй буе баш күтәрми эшләгән халык авырый башлый, тиф тәннәрен куыра, кешеләр бер-бер артлы җирләнә тора. Бу авыруны йоктыручылар арасында Саҗидә дә була. 13 көн буе тормый яткан Саҗидәнең хәле көннән-көн авырлаша бара. Сафа бер минутка да аның баш очыннан китми. «Авырып китүенең унөченче көнендә Саҗидәнең хәле бигрәк тә начарланды…Кинәт Саҗидә күзләрен ачты, коргаксыган иреннәре белән чак-чак кына елмайгандай итте, Сафаның муенына сарылды. Күзләреннән ике бөртек яшь мөлдерәп чыкты. «Хатирәне…» Бу сүзне Сафа ишетүдән бигрәк үзе чамалады шикелле. «Беләм, беләм, акыллым! Хатирәне дә алып килepгә!…» Саҗидәнең куллары Сафаның иңбашынан шуып төшеп сәкегә бәрелделәр. Күзләре тоныкланды, аннары бөтенләй йомылды.» Әйе, Саҗидә соңгы сүзен әйткәч үк аның йөрәге дә тибүдән туктый. Үлем алдында торганда да үзе хакында уйламыйча нәселенең киләчәге турында уйлап, Хатирәнең Сафа белән бергә яшәвен тели бу бөек хатын. Аның вафатыннан соң Сафа да өч ай дәвамында тиф авыруыннан җәфаланып урыннан тора алмый ята, аны күршеләре карый. Ул терелә башлаганда инде яз да җитә. Сафа аякка басмас борын Саҗидәнең васыятен үтәү өчен юлга әзерләнә башлый, бу теләген бөтен авыл халкы хуплый. Саҗидәнең васыятен җиренә җиткерү Сафаның бурычы булса да, Хатын-кыз авылына беренче казык каккан, авылга җан биргән хатынның васыяте бөтен бер авыл халкы өчен дә иң зур бурычтай кабул ителә. Һәм шул васыятьне җиренә җиткерү өчен авыл халкының һәммәсе кулыннан килгәннең барысын да эшли. Кайберләре акчалата ярдәм итә, икенчеләре Сафаның кием-салым, азык-төлек кебек ихтыяҗларын кайгырта. Шул рәвешле Сафа кире үз иленә әйләнеп кайту өчен юлга чыга. Ерак һәм газаплы юл үтеп, зур авырлыклар кичерүенә карамастан Сафа Мәүлә Колый авылына кадәр кайтып җитә. Хатыны Хатирә һәм кызы Галия чаларган чәч, яңак сөякләре бүлтәеп торган йөз, чуалып, укмашып беткән озын сакал өс-башы да сәләмә, бер аягында киндерә белән бәйләп куелган иске галош, икенчесендә – әллә кунычы киселгән читек, әллә кәвеш, аркасында биштәрле капчык, кулында юл таягы булган хәерче хәлдәге Сафаны башта танымый торалар. Хатыны Хатирә һәм кызы Галия белән кавышкач Саҗидәнең васыятен җиренә җиткерә ир. Сафа туып-үскән туфрагыннан тагын бер мәртәбә күчеп китәргә тәвәккәл итә алмый һәм авылында төпләнеп кала. Саҗидә мөхаҗирлектә вафат булып шунда җирләнгән булса да, Мәүлә Колый авылы халкы да, Хатын-кыз авылы халкы да аны һәрчак рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән искә алалар. Татар халкының «милләт анасы» булган Саҗидә хәзерге буын милләттәшләребезнең дә йөрәгендә саклана. Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» хикәясендәге Сәгыйдә һәм Мәхмүт Галәүнең «Мөхаҗирләр» романындагы Саҗидәне чагыштырып карасак, Сәгыйдә нәсел җебен саклап калырга теләүче ана буларак күзалдына килсә, Саҗидә исә остазбикәнекедәй батырлыклары өстенә милләтнең бәхетле киләчәге хакына мөхаҗирлектә милләт юлбашчыларының берсенә әверелә, күп татарларның бәхетле нигез коруына сәбәпче була.
Мәхмүт Галәүнең «Мөхаҗирләр» романы үткәннәрне ачык чагылдырган әсәр. XIX гасыр ахырында Төркиягә күчеп киткән Казан татарлары бүген дә Искешәһәрнең Госманлы (элеккеге исеме Коры калкулык) авылында гомер итә. Саҗидәнең милли рухын, татар горeф-гадәтеләрeнә бәйлелеген алар бүгeн дә саклап кала алганнаp. 100 eлдан артык мөхаҗирлeктә яшәүләренә карамастан татарлыкларын югалтмаганнар.

ЙОМГАКЛАУ
458 ел дәвамында рус золымы астында изелеп яшәгән татар халкы югарыда бәян ителгән милли рухлы милләт аналары аркасында телен, динен, йолаларын һәм үз йөзен саклап кала алган. Ничә йөз ел үтсә дә татарларның руслар тарафыннан юк ителү сәясәтенә каршы көрәше тукталмый. Татаpлаp иң кыeн чорлардан да фидакарь татар хатын-кызлары тырышлыгы аркасында чыкканнар. 458 еллык әсирлек вакытында милләт буларак аякта басып кала алган икән, монда татар хатын-кызының өлеше гаять зур. Әгәр милли рухлы көрәшче аналарыбыз булмаса бу көнгә кадәр килеп җиткән булыр идек микән?
Әйе, чәчелгән дә, сибелгән дә татар халкы. Ләкин безне телебез, гореф-гадәтләребез, динебез берләштерә. Вакларга да, кысарга да,юкка чыгарырга да телиләр татарны. Ләкин аның мәкале әзер: “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар!” Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Бердәмлегебез һәм бәйсезлегебез өчен көрәшеп яшик!
“Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да”.
Ә бөек шагыйребез Дәрдмәнднең шигырь юллары татарларны төрле исемнәр белән бүлгәләргә теләүчеләргә җавап булып яңгырый.
Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исемен инкарь итәрме.
Татарлыкта татар углы татармын,
Татар түгел димә – башыңны ватармын.
Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез бер генә максатка-милли телебезне саклау,үстерүгә юнәлтелергә тиеш. И, туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, тормышыбызның да яме-гаме артыр.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
1. Гаяз Исхакый. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002
2. И.М.Низамов И туган тел...Казан: Мәгариф, 1998
3. М. Галәү. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002
4. Хәсән Туфан. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002
5. Һади Атласи. Сөен-бикә. Казан ханлыгы (Тарихи әсәрләр). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992

У вас нет прав для создания комментариев.