Драма әсәрләрендә эчке конфликт. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Питрәч районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе Сафин Ф.Ә. исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе
Татар әдәбиятыннан дәрес планы
Тема: Драма әсәрләрендә эчке конфликт.
Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы
Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Җамалиева Тәнзилә Сәлим кызы
Тема: Драма әсәрләрендә эчке конфликт.
Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасы
Максат: Укучыларны күренекле драматург Кәрим Тинчурин иҗаты, аның эшчәнлеге белән таныштыру, «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ ясау, мәдәниятыбызга һәм сәнгатькә ,мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа, К. Тинчуринның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация, китапларыннан күргәзмә.”Каз канаты”,”Әллүки ” көйләре
Материал:А.Г.Яхин 6нчы сыйныф дәреслеге; К.Тинчурин Сайланма әсәрләр; Татар әдәбияты .Теория.Тарих

Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
1) Исәнләшү;
2) Уңай психологик халәт тудыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү
1.Сүз укучыларга бирелә. Өй эшләрен тикшерү. Укучыларның презентацияләре аша язучының тормыш юлына , иҗатына күзәтү ясау.
III. Кәрим Тинчурин «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ ясау.
1.«Сүнгән йолдызлар» драмасы сюжеты белән танышу.
Хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Ис¬мәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз да аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә. Ләкин сугыш башлана.Егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугыш¬ка алып китәләр. Сәрвәр дә сөйгәненнән аерыласы килми .Ул үз куллары белән Исмә¬гыйль колагына «дару» сала. Егет үлә. Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне ка¬бере өстендә җан бирә. «Соңгы өмете», «актык йол¬дызы» булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала.

2. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлеген искә төшерү.
- Драма әсәрләре дип нинди әсәрләргә әйтәбез?
-Драма әсәрләре – персонажларның үзара сөйләшүенә корылган әсәрләр. Алар махсус рәвештә сәхнәдә уйнау өчен язылалар.
-Әсәрнең жанрлары ниндиләр?
- Драма, трагедия, комедия.
-Алар нәрсәгә карап жанрларга бүленәләр? Аларның аермасы нидә?
-Трагедия- фаҗига белән тәмамланучы әсәр.
-Комедия -көлкегә корылган әсәр.
-Драма – үзәгендә кискен конфликт яткан , геройлары авыр кичерешләр белән яшәгән геройларга әйтәләр.
-Драма әсәрләренең үзенчәлекләрен санап китик.
-Эчтәлеге кичерештән гыйбарәт(лирик шигырьгә охшаш).
Кичерешләр дәвамлы була, вакыйгалар эчендә ачыла.
-Драма әсәрләре нәрсәгә корыла?
-Конфликтка.
-Конфликтның каршылыктан аермасы бармы?
-Әйе. Каршылыкта көрәш юк, ә конфликт ансыз яши алмый.
Драма әсәрләрендәге конфлкт- эчке конфликт.
Драма әсәрләренең үзенчәлекләреннән чыгып, аларга анализ ясау юлларын билгели алабыз.Анализны нәрсәдән башлыйбыз?
Конфликт яткач, аны таркатканда, ике өлеш итеп, ике каршы
якны – конфликт тудыручы якларны эзлибез.
-Каршы якларны тапкач, аларның һәркайсысыннан шулай ук
конфликт эзлибез.
3.Сәрвәр хакында сөйләшү.
Сәрвәр — әбисе тәрбиясендә үскән кыз, горур таби¬гатьле, ярдәмчел, кешелекле, әдәпле; бәхетле була¬чагына ышана, моның өчен бөтенесен эшләргә әзер; кыю, ихтыяр көченә ия , ярлы гаиләдән. Сәрвәр теләсә кем белән бик иркен сөйләшә. Ул ачык күңелле, берәүдән дә тар¬сынмый һәм үзен берәүдән дә ким дә, югары дип тә санамый. Исмәгыйльгә әйткән сүзләрендә аның ихлас күңелдән ярата белә торган кыз булуы күренә. Юк, Сәрвәр мәхәббәтенә мөкиб¬бән киткән һәм шуның белән дөньясын оныткан кыз түгел. Бәхетсезлеккә дучар булмаса, Сәрвәр бик әйбәт хатын һәм ачык, киң күңелле, балаларын да үлеп ярата торган ана бу¬лыр иде. Ул үзенең ышанычын егетенә дә йоктырырга тыры¬ша. Аны үгетли, тәрбияли. Бергә яшәсәләр, шик юк, Сәрвәр ирен мескенлек, куркаклык чиреннән терелтер иде.
Сәрвәр — киң күңелле, кеше хәлен аңлый ала торган иге¬лекле бала. Бу сыйфатлары аның Надирга әйткән сүзләреннән аңлашыла. Ямьсез, усал, бөкре Надир, үзенә хатынлыкка со¬рап, яучы җибәргәч, аннан соң үзе килгәч, авылның иң чибәр кызы һич тә кимсенми. Надир белән гадәттәгечә сөйләшә. Аның хисләрен хөрмәт итә.
Сәрвәрнең кыюлыгы, тәвәккәллеге һәм көчле мәхәббәте сөйгән егетенең үлеменә сәбәпче булгач, аның йөрәгендә давыл кузгала. Бу үлемдә ул үзен гаепле саный. Сөйгән егетен югалту һәм аның үлемендә үзен гаепле санау Сәрвәрнең кичереш дәрәҗәсен шулкадәр арттыра ки, ул, хәтта бу авыр-лыкны күтәрә алмыйча, акылдан шаша.
4.Исмәгыйльгә бәя бирү.
Исмәгыйль — тәрбияле, кешелекле, таза, матур егет; ятимлектә үскән, кимсенеп яши.Үзен Сәр¬вәргә тиң түгел дип саный, ярата белә. Надирга үч сакламый, ихтыярсыз, юаш; кайвакыт мескен булып күренә; «язмыштан узмыш юк» дип саный һәм бәхете өчен көрәшүдән баш тарта
Исмәгыйль Надирларда ялчы булып эшли һәм хуҗасы¬ның улын — Надирны хөрмәт итә. Ул Сәрвәрне яраткан Надирны кызгана. Сәрвәрне Исмәгыйль үзе дә ярата, хуҗа¬сының юлына каршы төшкәне өчен уңайсызлана. Ул гына түгел, Исмәгыйль үзенең өйсез, малсыз булуына кимсенә.. Егет таза, көчле, эшчән, чибәр, әдәпле, ләкин шул ук вакытта ихтыярсыз һәм мескен.
Бәхетсезлеккә юралган төшенә ул тулысынча ышана. Шуңа күрә Сәрвәр белән кавыша алуына тәмам өметен өзә.
5. Сәрвәр белән Исмәгыйль холыкларын чагыштыру, каршылык эзләү.
Сәрвәр кыю, тәвәккәл.
Исмәгыйль — артык кыюсыз, мескен кеше. Аның ихтыяр көче дә, үзенең һәм яраткан кызының бәхете өчен көрәшер¬лек тәвәккәллеге дә юк .Бу- Исмәгыйльнең эчке конфликты
6. Надир турында ниләр әйтеп була?
Надир — табигать тарафыннан кимсетелгән, бөкре, ямьсез кыяфәтле.Бик горур, үзен кызганучыларны дошман күрә. Сәрвәрне яратуы яшәү көче бирә, мәхәббәте тор¬мыш мәгънәсенә әйләнә. Ул кыздан үзен яратуын көтми: «Сез миннән җирәнмәсәгез, шул җитә. Ә мин сезнең гомергә аяк астыгызда туфрак булыр идем. Мин сезне сөям. Мин сезнең кара кашларыгыз, зифа буйларыгыз белән бергә, сезнең җаныгызны, йөрәгегезне, мине сөйми торган йөрәгегезне сөям. Яңадан әйтәм, әгәр дә сез миннән җи¬рәнмәсәгез, мине кызганмасагыз, шул җитә», — ди. Ләкин Сәрвәр аны кызгана гына.
Исмәгыйльнең хисләрен хөрмәт итә.Хыялында туган бәхетен акылдан язган Сәрвәр белән аралашуда таба, үлеме белән мәхәббәтенең зурлыгын раслый.
Ялгыз, ямьсез , усал Надир авылның иң матур кызын ярата.Тышкы ямь- сезлегенә эчке матурлыгы каршы тора. Ул горур, игелекле, бәхеткә омтылу-чы егет .Матур итеп ярата белә,мәхәббәте өчен хәтта гомерен дә кызганмый. Минемчә, ярата белгән кеше , нинди булуына да карамастан, барыбер матур.
Бер яктан ул – бәхетсез.
Икенче яктан ул үзен бәхетле кешегә саный.
Акыл - хис(мәхәббәт).
- Сезгә Надирның кай ягы ошый , я ошамый?...
7.Укучылар, әсәрнең исемендә нинди мәгнә булырга мөмкин?
Драма Исмәгыйльнең төш күрүе белән башланып китә. Төш әсәрдә күчерелмә мәгънәгә ия һәм мөстәкыйль сю¬жет сызыгын тәшкил итә. Төштә аждаһаның йолдыз¬ларны сүндерүе, Исмәгыйльнең, Сәрвәрнең, Надирның һәм башка бик күп егетләрнең йолдызлары сүнүе, күк йөзен караңгылык каплап алу драманың төп сюжет сы¬зыгында булачак күңелсез вакыйгаларга ишарә булып тора. Шул рәвешле, әсәр үзәгенә драматург халык иҗа¬тындагы ышануны ала.
«Сүнгән йолдызлар - солдатка алынучылар гына түгел. Ләкин Исмәгыйль төшен сөйләгәндә, йолдызларның исемнәрен үк әйтә. Үзен, Сәрвәрне, Надирны һәм тагын бер¬ничә дустын атый. Ләкин ни өчен Исмәгыйль дә, Сәрвәр дә, Надир да йолдызлар икән? Йолдызлар сүнү аларның үлемеме?
Исмәгыйль үлгәннән соң, Сәрвәрнең бәхете сүнә. Ә Сәр¬вәр үлгәч, Надирның бәхете сүнә. Исмәгыйль Фәрхи карчык даруыннан үлә, ләкин ул да даруны бәхетсезлеге аркасында салдырырга риза була — сугышка китсә, кайта алмавын белә, Сәрвәрне бервакытта да күрә алмам дип хәсрәтләнә.
Димәк, укучылар, әсәр ни өчен “ Сүнгән йолдызлар “ дип атала ?
Сүнгән йолдызлар — кешеләрнең сүнгән бәхет¬ләре
Ә бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә?
Автор сурәтләвенчә, кешеләрнең бәхетсезлеге — аларның гаепләре түгел, ә тормыш гаделсезлеге. 1914 елгы сугыш та, Надирның ямьсезлеге, гариплеге дә тормыш гаделсезлеге һәм кешеләр ул гаделсезлекне үзләре генә җиңеп чыга алмыйлар. Исмәгыйль белән Сәрвәр аңа каршы үзләренчә көрәшәләр, язмышны хәйлә белән җиңмәкче булалар, ләкин җиңеләләр. Надир бу гаделсезлекне үзенчә җиңә. Бу әсәрдә ул — бердән¬бер көрәшче.
IV. Гомумиләштерү.
1.-Әсәрдә нинди проблема күтәрелгән?
- Пьесада мәхәббәт хисенең матурлыгы, кеше хокукы, аның язмышы; кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте, тормыш гаделсезлеге проблемалары күтәрелгән.
-Без нинди сорауга җавап эзләдек соң?
-Автор «Бәхетле булыр өчен нишләргә кирәк соң?» дигән сорауга җавап эзли.
- Төп тема булып нәрсә чыга?
-Әсәрнең төп темасы — кеше бәхете. Тема пьесаның баштагы күрене-шендә үк калкып чыга. Исмәгыйль үзен көт¬кән бәхеткә икеләнеп карый, Сәрвәр исә бәхетле тормышын бик ачык күз алдына китерә, Надир үз бәхетен мәхәббәтендә эзли. Хәтта Фәрхи карчыкның да үз бәхете бар. Фәрхи карчыкның баю ягын гына кайгырта. Димәк, әсәрдәге һәр конфликтлы вакыйгада бәхет темасы төрле кар¬шылыкка очрый. Ачылганнан-ачыла бара. Ахыр чиктә проб¬лемага— «Бәхетле булыр өчен ни эшләргә кирәк?» дигән сорауга әйләнә. Бу яктан пьеса чәчмә әсәрләргә охшый.
Әсәрнең төп герое — Надир, дидек. Әсәрнең күп өлеше аның кичерешләрен ачуга багышлана. Надир кичерешләрен, лирик әсәрләрдәге кебек, өчкә бүлә алабыз. Хисенең дәрәҗәсе, сәбәпләре һәм юануы. Әсәрне шул өч вакыйгага анализ ясап та өйрәнергә мөмкин. Чыннан да, уйлап карасак, пьесаның барлык конфликтлары да Надир хисен көчәйтүгә ярдәм итә¬ләр, ягъни бер ноктага җыелалар. (өй эшенә кала)

V.Йомгаклау.
1. Әсәрнең төп темасы — кеше бәхете,дидек. Бу тема бүгенге көндә дә актуаль.Шуңа да ул театр сәхнәләрендә уңышлар белән бара.Хәтта Әнкара дәүләт театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча "Сүнгән йолдызлар" премьерасы булды . Татар классигының төрекчәгә тәрҗемә ителгән әсәрен сәхнәгә К.Тинчурин исмендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куйды. Татар милләтен бөтен дөньяга таныту , сәнгатебезне, мәдәниятебезне чит илләрдә күрсәтү,әлбәттә, зур дәрәҗә. Без Кәрим Тинчурин белән горурланабыз!
2.Билгеләр кую
VI Өй эше.
1нче төркемгә - “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага кечкенә хикәя язарга.
2нче төркемгә - “Надир кичерешләре” дигән темага инша язарга
VII Дәрес тәмам . Барыгызга да рәхмәт. Мин сезнең барыгызның да игелекле, мәрхәмәтле , бәхетле балалар булып кына үсүегезне телим.

У вас нет прав для создания комментариев.