Китап-киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең
Рейтинг:   / 12
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Биектау районы
Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе

Башлангыч сыйныф укучылары белән уздырылган сыйныфтан тыш чара
“Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең..."

Беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Ильясова Гөлгенә Рәшит кызы
Максат: Укучыларда китап укуга кызыксыну, китапка карата сакчыл караш тәрбияләү.
Кулланылган әдәбият:
1. Г.Тукай шигырьләре.
2. М.Хөсәен шигыре.
3. Җ. Тәрҗеманов шигырьләре.
4. Н.Дәүли шигыре.
5. З. Туфайлова шигырьләре.
6. Х.Халиков шигырьләре.
7. Ф.Заһретдинов шигырьләре.
8. Г.Бәширов шигырьләре.
9. М.Латыйфуллинның “Гатаның хатасы” әкият-пьессасы.

Бәйрәмнең барышы:
Укытучы табышмак әйтә:
Күрешергә кулы юк,
Сөйләшергә теле юк,
Аның белән күрешмәгән,
Белешмәгән кеше юк.
Кулдан-кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул,
Белмәгәне юк аның,
Көзгесе ул дөньяның.

Бик күп телләрне белсә дә,
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним, дисәң, өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә.
Ул нәрсә?
Укучылар: Китап.
Укытучы: Дөрес,балалар. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә китап турында. Ул “Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең..." дип атала. Китап-тормышыбызда иң кирәкле әйбер.Ул киңәшче дә, дус та, сердәш тә. Яхшы китап гел күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Бүген без халыклар белән халыкларны тоташтыручы, чорлар арасында күпер салучы китап турында сөйләшербез.
1 нче укучы: Күчкәнме бу залга
Дөньяның бар яме-
Күңелләр түрендә
Китап бәйрәме.
2 нче укучы: Бу матур бәйрәмгә
Кушыл, дус, әйдәле!
Дөньяны гөрләтсен
Китап бәйрәме.
3нче укучы : Кем күп белергә тели-
Китап була кулында .
Менә хәзер сүз башлыйбыз
Шул якын дус турында.
4 нче укучы: Укый аны өлкәннәр дә
Укый аны балалар-
Шулай гыйлем чишмәсеннән
Алар белем алалар.
5 нче укучы: Мәктәпкә килеп керүгә,
Алабыз кулга китап.
Гомер буена укыйбыз
Һич кенә булмый туктап
6 нчы укучы: Мәктәптә иң кирәклесе,
Иң әйбәт өйрәтүче.
Беләбез ич, ул-белемнең
Учагын көйрәтүче.
Җыр башкарыла: (“Якын дус”, З.Хәбибуллин көе, Җ.Тәрҗеманов шигыре)
Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем.
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.
Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне.
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.
Күргәнен, белгәнен
Барын да аңлата.
Көлдерә, елата,
Уйлата, юата.
Син аны беләмсең?
Кем соң ул, уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем – ул китап.
Укытучы:
Җир йөзендә төрле-төрле
Никадәрле китап бар.
Бик калын да, бик олы да,
Кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче
Тик бер китап.
Аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагы?
Беләмсез ул нинди китап?
Беренче сыйныф укучылары хор белән әйтә: Ул – Әлифба китабы!
1 нче укучы:
Әлифба – тормышта
Беренче баскычым.
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
2 нче укучы:
Өйрәттең син мине
Хәрефләр тезәргә.
Тылсымлы хәрефләр
Әйләнде сүзләргә.
3 нче сыйныф:
Каләмем йөгерә
Мин бер сүз әйтүгә.
Дәфтәрдә бар хәзер
Әти дә, әни дә.
4 нче укучы:
Өйрәттең син миңа
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә.
Җыр башкарыла (“И, Әлифбам!”)
И, Әлифбам,
Син – тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле,
Син-туган телемнең
Алтын ачкычы.
Куш. Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең,
И, әлифбам,
Син- тәүге фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Укытучы. Кулга нинди генә китап алсак та, ул безне игелеккә,шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.Халыкта китап турында бик күп мәкальләр бар.
Китап- тормыш көзгесе.
Китап- галим, телсез мөгаллим.
Китапсыз өй-кояшсыз көн.
Алтын җирдән табыла, белем китаптан.
1 нче укучы: Китап укырга яратам
Вакыт булган чакларда.
Рәхмәтләрем чиксез минем
Китап язучыларга.
2 нче укучы: Сердәшчем дә, киңәшчем дә,
Якын дустым да китап.
Дөньядагы бар нәрсәне
Сыйдырган нурлы китап.
3 нче укучы: Китап дусты кешеләрнең
Һәм иң якын сердәше.
Һәрвакытта кирәк була
Безгә китап киңәше.
4 нче укучы: Кешеләрнең күзен ача
Безнең яраткан
Барысы бергә: Китап!
Укытучы: Укучылар, сез яратып укый торган китаплар матур тышлы, рә-семле. Ә сез аларны саклап тота беләсез микән? Безгә кунакка китап үзе дә килгән. Әйдәгез аңа сүз бирик.
Китап булып киенгән бала:
Кечкенә дустым!
-Караңгы урында укыма, күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китапка төшсен;
-Минем битләремне ачканда бармагыңны төкерекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла;
-Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй;
-Мине кояшка куйма, югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер;
-Рәсемнәремне буяма. Ертылган битләремне ябыштыр;
-Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?
- Әгәр миндәге әсәрләрне яратып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә тәкъдим ит.
Барлык балалар бергә: Киңәшләреңне истә тотарбыз,китап!
Укытучы : Бүген бәйрәмдә китапханәче апагыз да катнаша.
Китапханәче: Исәнмесез, укучылар! Китапларыгызга карап, сезнең нинди укучы икәнегезне белеп була. Без сезнең китапларны тикшереп чыктык. (Иң чиста китап хуҗаларын атап курсәтә. Балалар арасында иң күп китап укучыны билгели. Ул укучыга “Китап дусты”дигән медаль тапшыра.)
Китапханәче: Кулыңа китап алдың,
Шундый матур рәсемле.
Рәссамнар бик тырышып
Ясаган ул рәсемне.
Ә кәгазен ясарга
Күпләрнең көче кергән.
Кәгазьне яшел дустыбыз
Агач-куаклар биргән .
Беркайчан да китапның
Үткән юлын онытма.
Рәнҗетмә син китапны,
Аның битләрен ертма.
Укытучы: Укучылар, хәзер сезгә 7нче сыйныф укучылары “Гатаның хатасы”дигән әкият уйнап күрсәтәләр, игътибар белән карап утырыгыз.
Катнашалар: икенче класс укучысы Гата, аның китаплары, дәфтәре, сумкасы. карандашы.
Гата (ялгызы). Иптәшләр! Мин бүген бер төш күрдем. Төшемдә китап халкы белән эш күрдем. Ул болай булды.
Гата кереп китә. Шаулашып, китаплар килеп чыга. Пычранып беткән Уку китабы сүз ала.

Уку китабы. Карагыз әле миңа, туганнар!
Китаплар. Карыйбыз, карыйбыз. Ләкин таный алмыйбыз.
Уку китабы. Берничә генә көн элек мин дә сезнең кебек матур китап идем. ә хәзер, күрәсезме, нинди хәлгә төштем? (Күзләрен сөртә).
Китаплар. Ни булды сиңа, туганкай? Я, тынычлан, борчылма.
Уку китабы. Күптән түгел генә мине кибеттән бер тракторчы абый сатып алды.
Математика. Әйе. әйе, числосын мин хәтерлим. Егерме бишенче август иде.
Уку китабы. Шуннан энесе Гатага бүләк итте.
Математика. Беренче сентябрь көнне.
Уку китабы. Әйе, Гата мине беренче көнне бик яратты.
Әлифба (елмаеп). Яраттымы? Бик әйбәт!
Уку китабы. “Иң матур китап минеке!”-дип, бөтен класска күрсәтеп мактанып йөрде. Ә мәктәптән кайткач, өстәл янында чәй эчкәндә, Гата мине актара-актара майга буяп, чуарлап бетерде.
Китаплар. Ай-яй-яй! Нинди шапшак малай!
Уку китабы. Алай гынамы әле! Ул бер майлы коймакны леп итеп минем битемә салып куйды. Битләрем менә, кайнар майга буялып, кап-кара булып чыкты.
Әлифба. Менә нинди хурлык!
Математика. Әйе, мин санадым. Май аның 10 битенә үтеп чыккан.
Уку китабы. Ә кич белән мине баш астына салып йөкларга ятты. Шунда минем кабыргаларым сынып бетте.
Китаплар. Ай-яй-яй! Бу нинди малай?
Математика. Мин санадым, аның ике яктан икешәр кабыргасы сынган.
Уку китабы. Бик җәфалады ул мине. Әнә, сумкасын күрегез бер генә.

(Кыршылып беткән иске сумка керә)

Сумка. Исәнмесез, бәхетле китаплар!
Китаплар. Исәнмесез!
Математика. Сиңа ничә яшь, сумка туган?
Сумка. Әле бер яшь тә юк.
Әлифба. Ә мин сиңа җитмеш яшь дип торам.
Сумка (йөткереп). Гата картайтты инде мине шулай.
Китаплар. Күрәбез, күрәбез!
Сумка. Гата мине чана итеп, өстемә утырып таудан шуды.
Китаплар. Ай-яй-яй! Бик усал малай!
Сумка. Менә минем эчемдә нәрсәләр генә юк! Күрегез!
Китаплар (сумканың эченә карыйлар). Әтекәй генәм! Ниләр генә юк!
Әлифба. Авыр шөрепләр, рогаткалар, ташлар.
Уку китабы. Иске кәтүк, әбисеннән калган күгәргән уймак, сынык пычак, чүп-чар бер кочак!
Математика. Санап бетергесез...
Уку китабы. Әнә. мин шулар арасында интегеп яшим инде.
Сумка. Ә мин шуларны күтәреп ташып йөрим.

(Өстәл астыннан бер тавыш килә)

Тавыш. Сез мине күрсәгез иде!
Башкалар (аптырап). Кем бар анда? Гата үземе әллә?
Тавыш. Юк, мин Гатаның хата белән тулган дәфтәре.
Башкалар. Син кайда соң, кил бирегә!

(Өстәл астыннан дәфтәр чыга)

Дәфтәр. Мин матур язу дәфтәре булам.
Әлифба. Алай икән. Ләкин син бер дә матур түгелсең.
Уку китабы. Ә син нигә кырын басып торасың?
Дәфтәр. Оялам. Гата минем бу як битемә кара түкте. Кешегә күренергә оялам.
Башкалар. Ай-яй-яй! Бик шапшак малай!
Карандаш (керә). Ә сез мине күрегез бер генә. Ул көн дә минем башымны чәйни, очымны сындыра.
Әлифба. Бу нинди эш! Менә минем укучым Әлфия, беренче класста гына булса да, һич тә алай түгел. Аның барлык әйберсе дә чиста, сумкасын да, карандашларын да кадерләп кенә йөртә.
Математика. Исәпләп торсаң, исең китә. Күрәсе иде, колагын борасы иде ул Гатаның.
Уку китабы. Юк, минем аны күрәсем килми. Мин аңарда йөргәнче, макулатура булып китәм.
Дәфтәр. Мин дә!
Карандаш. Ә мин нишлим соң?
Әлифба. Ә сине мин үзем белән алам. Әлфия сине очлар, кадерләп кенә йөрер.
Математика. Әйдәгез, Гатага язып калдырыйк.
Карандаш. Мин язам! (Карандаш тиз-тиз яза.) Булды.

Бар да чыгып китәләр. Гата керә.

Гата. Кайда булды бу уку китабы! Мич башында да юк, карават астында да юк. Матур язу дәфтәре дә әллә кая киткән. Тапсам, кирәкләрен бирәм инде. (карандаш белән язган кәгазьне укый.) “Без түзеп тора алмыйбыз, сине ташлап китәбез”. Мине ташлап киткәннәр. Уф, нишлим хәзер? (Үз-үзенә.) Әй Гата, Гата, әллә син чынлап та ясадыңмы хата?

Пәрдә ябыла. Гата сәхнә алдына чыга.

Менә мин, иптәшләр, шундый төш күрдем. Хәзер мин барлык әйберләремне кадерләп кенә йөртергә сүз бирәм.
Укытучы: Күрдегезме инде,ишеттегезме? Гатаның хатасын кабатлый күрмәгез. Китап бит ул гаҗәеп хәзинә.Аны яратырга һәм сакларга кирәк.
(Залга Авырмас доктор килеп керә. Кулында аптечка һәм ертык китап)
Авырмас:
Әбиләр дә авырый,
Бәбиләр дә авырый...
Салкын тисә аз гына,
Дару кирәк барсына.
Чирли хәтта китап та.
Ник көләсең, чынлап та:
Бите төшә, ертыла-
Ул бит көндә тотыла.
Тотам шуңа сак кына,
Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләм мин...
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры-
Мин бит-китап докторы.
Укучылар: Без китапларны саклап тотарга өйрәндек!
Авырмас: Рәхмәт сезгә, балалар! Сез минем чын дусларым икән.
Укытучы:
Китап - киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Укы, дустым, син аны.
Китапның син дусты бул.
Бик күп сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул.
Әйдәгез барыбыз да китап белән дус булыйк!

У вас нет прав для создания комментариев.